Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар археографы Сәет Вахидины искә алачаклар
Казанда татар галиме, тарихчы, археограф Сәет Вахидиның тууына 130 ел тулуга багышланган конференция оештырыла.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). 2017 елның 19–20 октябрендә Татарстанның Фәннәр академиясендә күренекле татар галиме, тарихчы, археограф Сәет Вахидиның тууына 130 ел тулуга багышлап, “Татар кулъязма мирасы: өйрәнү һәм саклау” темасына фәнни-гамәли конференция уздырачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең рәсми сайты хәбәр итә.
«Конференциянең максаты – татарларның һәм Россиядә яшәүче башка халыкларның язма мирасы, археографик һәйкәлләре чыганакларын өйрәнү фәнен үстерү, шушы өлкәдәге актуаль проблемаларны ачыклау», – ди проектны оештыручылар.
Галимнәр фикеренчә, “Татар кулъязма мирасы: өйрәнү һәм саклау” фәнн-гамәли конференция – кулъязма мирасның чыганак нигезләрен һәм археографик юнәлешләрен тирәнтен өйрәнүне алга сөрә. Конференция эшендә Россия, Татарстан Фәннәр академиясе фәнни-тикшеренү институтлары галимнәре, республикадагы башка фәнни оешмалар, Татарстан Милли китапханәсе, Татарстан Милли музее, Татарстан архивлары вәкилләре катнашачак.
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган конференция барышында, 20 октябрьдә Болгар шәһәрендә чыганаклар, текстология, эпиграфика һәм археография өлкәсендәге төрле мәсьәләләр буенча галимнәр чыгышлары, остаханәләр (мастер-класслар) эшен берләштергән семинар да уздырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз