Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар җанлы музыка вәкилләре "фатирник"та очраша
Чара 12 апрельдә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында уза.
(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 12 апрельдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Мин татарча сөйләшәм” хәрәкәте кысаларында “Фатирник” (“квартирник” сүзеннән) дип аталган җанлы музыка кичәсе була. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына форум рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов хәбәр итте.
Рәдиф Кашапов “Фатирник”ны җанлы татарча музыка башкаручыларны бергә туплау урыны дип атады.
“Җанлы музыка вәкилләрен табу кыен. Шуңа без аларны халыкка чыгарыр өчен “Фатирник” оештырдык. Мондый чараны узган ел да уздырган идек, анда 200ләп кеше килде, хәтта урын калмады. Шуңа күрә быелгы чарага без киңрәк мәйданлы Алафузов фабрикасын сайладык. Җанлы музыка вәкилләренең анда чыгыш ясаганнары бар”, – диде Рәдиф Кашапов.
Быел "фатирник"та җанлы музыка әйдаманнары белән бергә яңа вәкилләр дә чыгыш ясаячак. Алар арасында Oscar c7c5, Рәдиф Кашапов, Зәринә Вилданова һәм The Cheeklaweek, Juna һәм «Мин татарча сөйләшәм!» бәйгесенең кайбер ярымфинчылары бар. Хәзерге вакытта ВКонтакте социаль челтәрендә финалистларның чыгышларын бәяләп, тавыш бирү бара. “Ул вәкилләр дә, әгәр вакытларын туры китерә алса, бу концертта катнашачак һәм үзләрен 200 кешелек аудитория алдында сынап караячак”, – ди Рәдиф Кашапов.
Рәдиф Кашапов – җанлы музыка вәкиле. 2015 елда ул “Тамгалар” исемле беренче албомын чыгарды. Быел май аенда икенче альбомын чыгара. 12 апрель “Фатирникта” ул да чыгыш ясый.
Фатирник (квартирник) – өй шартларында фатирда уздырылучы концерт. Гадәттә монда аккустик инструментлар белән аз санда музыкант чыгыш ясый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз