Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар әниләрен берләштерүче чара»: оештыручылар «Әниләр марафоны» турында сөйләде
1–21 ноябрь көннәрендә социаль челтәрләрдә «Әниләр марафоны» булып узды. 7 декабрьдә исә марафонның йомгаклау тантанасы көтелә. «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында проектның ничек узуы һәм йомгаклау чарасының нечкәлекләре хакында сөйләделәр. Тулырак – «Татар-информ» күзәтүендә.
«Әниләр марафоны»нда 310 әни катнашкан
«Әниләр марафоны»нда быел 310 хатын-кыз катнашкан. Бу турыда проект авторы, журналист Динара Әхмәт сөйләде.
Барысы быелгы марафонда 310 катнашучы булды. Марафонның барлык биремнәрен дә үтәп, ахырга кадәр килеп җитүчеләр 260тан артык. Йомгаклау чарасына 120дән артык әни килер дип көтелә. Әлегә исемлекне туплау чарасы бара, – дип аңлатты ул.
Барлык биремнәрне үтәгән катнашучылар өчен махсус чат та булдырылган. Анда йомгаклау чарасын оештыру моментлары да хәл ителә. «Без аны ябык итеп эшләдек. Анда оештыру моментлары да хәл ителә. Барлык мәгълүмат «Ватаным Татарстан» ВКонтакте төркемендә һәм инде катнашучыларбыз өчен булдырылган чатта белергә була», – дип сөйләде Динара Әхмәт.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Ватаным Татарстан» газетасы проектка яңа сулыш бирде
Быел «Әниләр марафоны» «Ватаным Татарстан» газетасы белән берлектә оештырылды. Динара Әхмәт сүзләренчә, бу алым марафонның аудиториясен арттырган һәм проектка яңа сулыш өргән.
Быелгы марафонның төп үзенчәлеге – «Ватаным Татарстан» газетасы белән берлектә уздырылуы. Ул тагын да күп аудитория, яңа катнашучылар, кызыклы шәхесләр алып килде, марафонга яңа сулыш бирде, – дип сөйләде ул.
Марафонның икенче үзенчәлеге биремнәрнең ешлыгы булган.
Быелгы марафонның тагын бер үзенчәлеге – биремнәрне ике көнгә бер бирдек. Барлыгы 11 бирем булды. Бу әниләр өчен дә бик яхшы мөмкинлек иде, чөнки бирем биргәч, фикерләрен тупларга, ниндидер әйтәсе килгән сүзләрен уйлап бетереп язарга вакыт та күбрәк булды. Һәм менә катнашучыларның әйтүе буенча да, бу – елның бик яхшы алымы, – дип сөйләде проект авторы.
Динара Әхмәт сүзләренчә, биремнәрне төрле юнәлешләр буенча спикерлар видеоформатта биргәннәр. Спикерлар – проектны оештыручы Динара Әхмәт үзе, «Татмедиа»ның PR-директоры Ләйсән Сафина, татар эстрадасы җырчылары – Ләйсән Гыймаева, Гүзәл Идрисова, Гүзәлем, «Саф» балалар радиосының әдәби мөхәррире Гөлназ Дениз, «Дәү әни» Әлфинур Хисами, беренче татар коучы Илүзә Әминова һәм җырчы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров булган.
«Әниләр марафоны» «Ватаным Татарстан» газетасының аудиториясен арттырган
«Ватаным Татарстан» өчен «Әниләр марафоны»н үткәрү зур вакыйга булды. Аны безнең тагын бер уңышка ирешелгән проект дип санарга мөмкин. Без 108 еллык редакция буларак халыкка, гомумән җәмәгатьчелеккә кызыклы проектларны хуплыйбыз, аларда катнашырга тырышабыз. Динараның редакциягә эшкә килеп, үзенең проектын безнең белән берлектә тормышка ашыруы яхшы булды. Аудиториябезне арттырды. Булган укучыларбызга да тагын бер мөмкинлек тудырды: укучыларыбызны, гади газета текстлары белән танышып, укып барудан тыш, үзләрен дә иҗатка тартырга бер сәбәп булып торды, – дип сөйләде «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Марафонда катнашкан кешеләрнең иҗади эшләре «Ватаным Татарстан» газетасында да бастырылган.
Даими укучыларыбыз күргәндер: узган җомга санында марафон турында зур язма бастырылды. Һәм анда марафонда катнашучыларның эшләре дә тәкъдим ителде. Иң-иңнәре дип әйтеп булмый, чөнки анда һәрберсе үзенчәлекле, мактауга лаек. Шуңа күрә без аны үзебезнең карамакка калдырып сайладык, – диде «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире.
Илназ Фазуллин марафонда катнашкан кешеләр белән алга таба да эшләргә әзер булуы турында сөйләде.
Марафон 20 көннән артык барды. Шактый күп иҗади эшләр булды. Танышып чыгу өчен барысын да ВКонтактеда хэштеглар буенча табып була. Без алга таба да марафонда катнашучылар белән элемтәдә булып торачакбыз. Чөнки бик иҗади, сәләтле һәм башкаларга да күрсәтерлек шәхесләр бар һәм яңалары да ачыкланды. Алар безнең күз уңында булып торыр. Алга таба да алар белән эшләрбез, – диде ул.
«Әниләр марафоны»нда язу каләмемне чарлады»
Казан шәһәренең 119 нчы балалар бакчасында туган телгә өйрәтүче тәрбияче Алсу Кәримованы «Әниләр марафоны» янәдән яза башларга этәргән. «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә ул шулай дип белдерде.
Мин мәктәп елларында, студент чагында язгаладым. Гаилә, төп хезмәтем күп вакытны алганга күрә, ул эштән читләшкән идем. Шушы марафонда язу каләмемне чарлады. Язмаларымны «Акчарлак», «Сөембикә» басмаларына бирдем. Бик теләп кабул иттеләр. Ул минем күңелемне үстереп җибәрде, – дип уртаклашты ул.
Алсу Кәримова татар телендә язуының төп сәбәпләрен дә билгеләде. «Мин инде хәзер социаль челтәрләрдә татар телендә татар шрифты белән язылган язмаларны куәтләү өчен дә язам», – диде ул бу турыда.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Аның бу фикерен «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин хуплап чыкты.
Бу фикере йөрәккә май булып ятты. «Татар телен үстерергә, татар телендә сөйләшергә кирәк», – дибез. Башкаларга да үрнәк булып торсын иде. Мөмкинлекләр бар. Татар шрифтын телефоннарга урнаштырып, үзегезнең көнкүрештә кулланырга гына кирәк, – диде ул.
Алсу Кәримова «Әниләр марафоны»ның үзенә нәрсә бирүе турында да сөйләде. «Беренчедән, ул минем өчен күңелгә дәва булды. Икенчедән, ул иҗади, искиткеч сәләтле һәр кайсы үз өлкәсендә уңышка ирешкән әниләр, хатын-кызлар белән аралашу. Без ифтар вакытларында да очрашабыз. Алар белән әңгәмә кору ул бик зур канәгатьлек бирә. Ел саен һич кенә дә ул арбадан төшеп каласы килми. Өченчедән, һәр елны оештыручылар йомгаклау чарасына сюрпризлар әзерли. Һәм быелгысын да без бик түземсезлек белән көтәбез», – диде марафон катнашучысы.
«Марафонда 6нчы тапкыр катнаштым»
Өч бала әнисе, профессиональ кондитер Венера Сәләхетдинова 1-21 ноябрьдә узган «Әниләр марафоны»нда алтынчы тапкыр катнашкан.
Быел алтынчы тапкыр катнаштым. Марафон өчен Динарага олы рәхмәтемне белдерәм. Бу марафон турында бер матбугат чарасында очраклы рәвештә генә белдем. Ул вакытта балалар кечкенәрәк иде. Биш ел элек язган биремнәремне укып карыйм: мин яздым микән моны, дигән фикерләр дә туа. Чөнки элек язылган белән хәзерге уйлар туры килеп бетми, дип әйтәсем килә. Чөнки ул вакытта уйлау да, язу да башкачарак булган. Ул чагында малай да өйләнмәгән иде. Хәзер инде килен дә бар, – ди Венера Сәләхетдинова.
Ул марафонда үзенә ошаган биремнәрне билгеләде. «Быелгы биремнәрдән үземнең язылучылар арасында иң кызыксыну уятканы килен белән каенана турындагысы иде. Мин үзем каенана буларак яздым», – дип сөйләде ул.
Башка биремнәр дә кызыксыну уятты. Мәсәлән, балачак исе турында. Кондитер буларак, өйдә тортлар пешергәч, ул минем өчен бик якын тема булды. Чөнки бездә бу һөнәр династия буенча килә. Минем әби дә кондитер булган. Әни дә балаларны хезмәт дәресендә пешерергә өйрәтә иде. Үзем дә әни белән аш-су тирәсендә кайнап үстем. Хәзер шуңа күрә мин дә тортлар пешерәм, – дип өстәде Венера Сәләхетдинова.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Әниләр марафоны»нда катнашучыларның үз «Әниләр клубы» да барлыкка килгән. Бу турыда «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Алсу Шакирова сөйләде.
«Әниләр марафоны»ның кызы да бар. Елга бер тапкыр гына булмасын дип, марафонда катнашучылар «Әниләр клубы» буларак оешты. Айга бер тапкыр берәр теманы күтәреп кичәләр уздыралар. Әле генә Әниләр көненә багышланган кичә булды.
Катнашучыларны сан буенча чикләмибез. Аның махсус чаты, төркеме бар, шунда игълан куела. Кем тели, шул килә очрашуга. Темасына карап, 20,30,40 кеше дә килергә мөмкин», – дип белдерде ул. Оештыручылар сүзләренчә, клубка керү өчен марафон катнашучысы булу мәҗбүри шарт түгел.
Венера Сәләхетдинова да – әлеге клубның актив әгъзасы. «Кукмарадан булсам да, клуб очрашуларына килергә тырышам. Бик матур итеп ифтар мәҗлесләре үткәрәбез. Очрашабыз, фикерләр белән уртаклашабыз», – ди ул.
Аның сүзләренчә, «Әниләр марафоны»нда катнашучылар Кукмарада да үз җәмгыятен булдырган.
Безнең бу марафонда катнашкач, Кукмарадан катнашучыларның үзенә күрә бер җәмгыяте барлыкка килде. Якын дуслар таптык. Кукмара районында шундый хатын-кызлар булуын белмәгән идем. Алар - Кукмара районыннан чыккан хатын-кызлар. Алар белән аралашып яшибез, – диде ул.
«Әниләр марафоны» хэштегы белән 30 меңгә якын пост урнаштырылган
Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә «Әниләр марафоны» хэштегы белән 30 меңгә якын пост урнаштырылган. Алар барысы да – шулхәтле саллы, кирәкле, әниләр өчен файдалы булган материаллар. Насыйп булса, киләчәктә аларны басма, китаплар рәвешендә дә күрергә иде. Андый хыяллар белән дә яшибез», – дип сөйләде проект авторы Динара Әхмәт.
«Әниләр марафоны»ның максатлары – татар телендә аралашу, татарча файдалы материаллар булдыру һәм үзара тәҗрибә белән уртаклашу. «Төп максат – туган телебездә аралашу мөхите булдыру иде. Беренче тапкыр әни булгач, бала тәрбияләү серләрен өйрәнә башлыйсың, форумнарда утырасың. Ләкин аларның барысы да рус телендә, ә миңа татарча мәгълүмат җитми иде. Шуннан соң татар телле табибларны табып, алар белән аралашып, башка әниләргә кызыклы биремнәр биреп, үзара тәҗрибә уртаклашуны башлап җибәрдек. Марафонның төп максаты нәкъ менә шушы иде», – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Динара Әхмәт марафонны декрет ялында, дуслары, танышлары өчен генә дип башлаган булса да, ул Россия күләмендә популярлашып китә. «Марафон рәсми рәвештә 6 нчы тапкыр үткәрелә. Ләкин аның гомуми саны – 8. Икесе күңел өчен генә, дусларым, танышларым өчен генә булган иде. Беренче тапкыр әни булган вакытыма туры килде. Үземә дә аралашу, язу, социаль челтәрләрне үстерү кирәк иде. Марафон бүгенге көндә зур масштаблар алды. Татарстан буенча гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән дә катнашучылар бик күп. «Әниләр марафоны» – аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы да һәм татар әниләрен берләштерүче бер чара да», – дип сөйләде проект авторы.
Әниләр «Туган авылым»да җыелачак
«Әниләр марафоны»ның йомгаклау чарасы 7 декабрь көнне «Туган авылым» комплексында узачак. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән әниләр килергә җыена. «Авылдан, районнардан, шәһәрләрдән, чит төбәкләрдән килергә әзерләнәләр. Удмуртия, Пермь, Башкортстан һәм Татарстанның һәр районыннан катнашучылар булачак», – дип сөйләде проект авторы.
Динара Әхмәт сүзләренчә, йомгаклау чарасында әниләр өчен файдалы, кызыклы булган билгеле шәхесләр чыгыш ясаячак. Анда бала тәрбиясе, дин тәрбиясе, сәламәтлек, хатын-кыз психологиясе буенча спикерлар булуы көтелә.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз