Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар җәмәгатьчелеге Яңа татар зиратына мәдәни мирас объекты статусын бирүне сорый
Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Ногманов сүзләренчә, зиратта борынгы кабер ташларына игътибар җитми.
Бүген Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Татарстан Республикасының эпиграфик (таш язмалар) мирасын саклау һәм өйрәнү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Көнүзәк тема буларак Казанның Яңа татар зиратының бүгенге хәле каралды. Галимнәр зиратка мәдәни мирас объекты статусын бирү кирәк дип саный.
Фикер алышуда Тарих институты галимнәре Марат Гыйбатдинов, Айдар Ногманов, Хәлим Абдуллин, Искәндәр Гайнуллиин, Айдар Гайнетдинов, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Илһам Гомәров, Азат Ахунов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, нәкышчы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш һәм башкалар катнашты.
«XIX-XX гасырларда яшәп, бакыйлыкка күчкән татар зыялыларының күпчелеге Яңа татар зиратында җирләнгән. Ул татарлар өчен күптән милли Пантеон булып исәпләнә. Аны ачык һавадагы музей, дип тә әйтергә була. Аңа дәүләт тарафыннан саклана торган статус бирергә кирәк», – диде Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Ногманов.
Айдар Ногманов сүзләренчә, зиратта борынгы кабер ташларына игътибар җитми. Күптән түгел Яңа татар зиратында XIX гасырның данлыклы сәүдәгәре Ибраһим Юнысовның кабер ташы җимерелүе билгеле булды. Казанның Юнысов мәйданы аның исемен йөртә. Галим моны зираттагы вәзгыятьне чагылдыручы мисал, дип аңлатты. «Юнысов кабереннән ерак түгел яңадан берничә таш ауган, мүкләнгән, борынгы каберләр чүп белән күмелгән», - диде Айдар Ногманов.
Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Габдулла Тукай кебек кайбер шәхесләрнең каберләре мәдәни мирас объекты буларак дәүләт тарафыннан саклана. Аларны җимерү җинаять кодексына карый. Күпчелек каберләр андый статуска ия түгел. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар фикеренчә, зиратка мәдәни мирас объекты статусы биргән очракта гына тарихи каберләрне намуссыз кешеләрдән сакларга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз