news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җәмәгатьчелеге Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу турында: Күркәм күренешкә әверелде

Татар җәмәгатьчелеге Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу турында: Күркәм күренешкә әверелде
Зилә Мөбәрәкшина

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин шагыйрь Габдулла Тукайның Казандагы һәйкәленә чәчәкләр куйды.

 

Фото: © https://tatarstan.ru 

 

Фото: © tatarstan.ru

«Бу бик истәлекле, кадерле урын. Тукай һәйкәле артындагы йортта Илһам Шакиров яшәгән. Шул ук йортта язучыларның торганын беләм. Ни дисәң дә, бу урын шәһәрнең үзәге, Габдулла Тукай безнең өчен шулай ук үзәк, маяк, зур шәхесебез. Искә алу чаралары булу безнең өчен зур мәртәбә. Шигърият бәйрәмендә Республика җитәкчеләренең дә катнашуы күркәм күренеш булып тора», - диде «Татар-информ»га Габдулла Тукай премиясе иясе, шагыйрь, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон.

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла шигърият бәйрәмен Сабантуй белән чагыштырды. «Тел ярышлары оештырабыз. Бу халыкның бәйрәм теләвеннән килә. Бәйрәмне уйлап чыгарып була. Бу уйлап чыгарылган бәйрәм түгел. Бу көннең әһәмияте – бәйрәм ясауда. Халыкның күңеле көр, шигърият һәм Тукайның шәкертләре исән дигән сүз. Алга таба да шулай дәвам итсен иде», - диде ул.

«Габдулла Тукай 27 яшендә вафат була. Шуның 7-8 елын ул шигърияткә багышлый, шигарьләр язган. Хәзер Тукай исеме белән күпме докторлык диссертацияләрен якладылар, профессор булдылар. Тукай турында язалар, әсәрләр иҗат итәләр... 1905 елдагы инкыйлабтан соң Тукай бик тә сөенә, «әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә» дигән беренче шигырен яза», - диде язучы.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Камил Кәримов фикеренчә, һәр буын Тукайга ошарга тырыша. «Күз алдына китерегез, Тукайның шигырьләрен мәктәптә, университетта, олыгайгач – кайчан укысак та, гел тансык. Бервакытта да искерми. Ул мәңгелек шигырьләр язган. Менә аның даһилыгы кайда! Димәк, Тукай яшәгәндә татар теле дә яшәр. Безнең иң зур горурлыгыбыз», - диде ул.

«Быел Габдулла Тукайның тууына 137 ел. Ул татар халкының бөек улы. Милләттәшләребез дөньяның төрле ноктасында яшәсә дә, чараларда иң ахырдан «Туган тел» җырын башкара. Төрки дөньяга башка халык вәкилләре белнә аралашкан вакытта «сезнең Тукаегыз бар», - дигән сүзләр халкыбызның, татарлыгыбызның абруен күрсәтә», - диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

 

Фото: © https://tatarstan.ru 

  • Шигърият көненә багышланган чаралар дәвам итә. 11.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында концерт, соңрак театр бинасы янында Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган шигырь бәйрәме була.
  • 16.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академик театры каршында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100