Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар җәмәгатьчелеге «Татар-информ» турында: «Милләтебез өчен файдалы эшләр башкарасыз!»
Гүзәл Төхвәтова: «Татар-информ» татар халкы мәдәниятенә һәм сәнгатенә бик игътибарлы»
Татарстан Милли музее филиалы – Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән хезмәттәшлек турында фикерләре белән уртаклашты.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Агентлык турында берничә яссылыкта әйтергә телим: иң беренче чиратта, Габдулла Тукай музее белән мөнәсәбәте. «Татар-информ» татар халкы мәдәниятенә һәм сәнгатенә бик игътибарлы. Мәдәниятебездәге күренекле шәхесләрнең эшчәнлеген тирән яктыртырга омтыла. Без музейда ХХ гасыр башындагы шәхесләр хакында күбрәк мәгълүмат бирергә тырышып, шул чорны өйрәнгән галимнәр, шул теманы яктырткан иҗат әһелләре белән кичәләр оештырабыз. «Татар-информ» һәрвакыт шул чараларга игътибарлы булып кала: туры эфирлар оештырып, фото-видео материалларны киң катлам җәмәгатьчелеккә җиткерә. Үзләренең фикерләре белән баетып, безнең чаралар хакында тирән эчтәлекле мәкаләләр язып чыга», – диде Гүзәл Төхвәтова.
Ул агентлыкның музейда булачак чаралар турында алдан халыкка җиткерүдә дә зур роль уйнавын, бу яктан «Татар-информ»ның музей эшчәнлеген яктыртуда әһәмиятен билгеләп үтте.
«Икенче яктан әйтсәк, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты буларак, «Татар-информ»да басылып чыккан язмаларны студентларыбыз белән эшләгәндә дә файдаланабыз, чөнки анда бүгенге көндәге әдәби, мәдәни тормышыбызга кагылышлы, проблемалар күтәрелгән, уңышлар яктыртылган, кимчелекләр турында да сөйләнгән тирән эчтәлекле мәкаләләр басыла. Без аларны студентлар белән бергә анализлап, фән юнәлешендә өйрәнәбез», – диде музей мөдире.
Ул «Татар информ»да басылып чыккан мәкаләләр шәхсән үзенә дә бик якын, кызык булуын әйтте. «Мин анда яңалыкларны белеп барам, үземне кызыксындырган темаларга анализ күрәм. Күңелем тулган чакларда укып алырга кызыклы фикерләр табам. Шәхесләр турында мәгълүмат бирәлә, төрле яңа юнәлешләр күрсәтелә», – диде Гүзәл Төхвәтова.
«Татар-информ»ны туган көне белән котлыйм! Иҗади уңышлар, яңа үрләр яуларга насыйп булсын. Сайланган юнәлештә барып, татар тарихына, мәдәниятенә, әдәбиятына тугры булып калуын телим», – дигән теләкләрен җиткерде музей директоры.
Райнур Хәсәнов: «Алдагы елларда да татар теленең үсешен, киң таралуын бергәләп тәэмин итик!»
«Бөтендөнья татар яшьләре форумы» иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының яшьләр өчен әһәмиятен билгеләп узды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар телендә иң оператив, ышанычлы һәм сыйфатлы хәбәрләрне бирүче төп мәгълүмат чыганакларының берсе. Татар телендә көн саен яңалыклар җиткерү — үзе үк зур миссия. Халыкка, бигрәк тә яшь буынга, татар теленең заманчалыгын, кулланышта булуын күрсәтү өчен, бу эшнең әһәмияте гаять зур. Шуның өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!» – диде Райнур Хәсәнов.
Яшьләр вәкилләре буларак, ул форум исеменнән теләген дә җиткерде. «Татар телен пропагандалауда яңа образлар, реаль һәм якын булган кейслар кирәк. Телне яхшы белгән геройларны гына түгел, ә татар телен нульдән өйрәнүчеләрне, аны гаиләләрендә яңадан кертүчеләрне, телне яратып үзләштерүчеләрне, татар телен куллануны гамәлгә куючы кешеләрне дә күбрәк күрсәтү мөһим. Шундый үрнәкләр күбрәк кеше өчен илһам чыганагы булыр иде. Телне өйрәнү, куллану — ул геройлык. Ә геройлар турында һәрвакыт сөйләү кирәк. Яшьләр өчен аеруча андый кейсларны күру мотивация булып тора», – дип саный Райнур Хәсәнов.
«Юбилеегыз белән! Алдагы елларда да татар теленең үсешен, киң таралуын бергәләп тәэмин итик! Форум исеменнән иҗади уңышлар, яңалыклар һәм киң аудитория телибез!» – дигән тәбрикләүләрен җиткерде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.
Илгиз Халиков: «Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне мәгълүмати даирә киңлегенә кертәсез»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының көчле сыйфатларын билгеләп узды.
«Икетеллелек, актуаль темаларга басым ясау, хакимият органнары вәкилләре белән әңгәмә кора белү һәм чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне мәгълүмати даирә киңлегенә кертә алу кебек сыйфатлар «Татар-информ» агентлыгының көчле якларын күрсәтә», – диде Илгиз Халиков.
Ул агентлык коллективын 6нчы июньдә билгеләп үтәчәк 35 еллыгы белән тәбрикләде һәм хезмәткәрләргә иҗади уңышлар теләде.
«Татар-информ» агентлыгы эшчәнлеге гаять әһәмиятле. Аеруча бүгенге үзгәрүчән заманда беренчеләрдән булып төгәл мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә җиткерә алу зур көч һәм профессиональ команда булуын сорый. «Татар-информ» агентлыгы бүген шундый командаларның бер матур үрнәге», – дип билгеләп үтте Илгиз Халиков.
Кадим Нуруллин: «Республика тормышын, татарларның язмышын яктыртуда төп мәгълүмат чарасының берсенә әверелде»
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 35 еллыгы белән котлап, теләкләрен җиткерде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Татар-информ» республика тормышын, дөньяга сибелгән татарларның язмышын яктыртуда төп мәгълүмат чараларының берсенә әверелде. Ил-көн яңалыклары белән кызыксынган һәр татар кешесе агентлык эшчәнлеген күзәтеп бара дип уйлыйм. Иманым камил, һәр җитәкче иртән «Татар-информ» яңалыклары белән таныша, минем иртәм шулай башлана», – диде ул.
Кадим Нуруллин филармониянең агентлык белән элемтәсе турында әйтте.
«Татар-информ» агентлыгы белән Татар дәүләт филармониясе иҗади хезмәттәшлектә. Башкача мөмкин дә түгел. Филармония сәнгатьнең юкка чыгу алдында торган жанрлары сагында тора, милли сәнгатьне пропагандалый. Шәхесләр, тарих, рух – биредә. Менә шушы хәзинәне халыкка җиткерүдә сезнең өлешегез бик зур», – дип ассызыклады филармония директоры.
«Алга таба да шушы юнәлештә эшчәнлегебез дәвам итсен, иҗади элемтәләребез ныгысын дигән теләктә калам. Юбилеегыз белән ихластан тәбрик итәм», – дигән теләген җиткерде Кадим Нуруллин.
Рәмис Сафин: «Вакытында шушы агентлыкны булдырып, бик дөрес эшләгәннәр»
Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Ульяновск шәһәренең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рәмис Сафин 35 ел элек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы эшчәнлеген оештыруның әһәмиятен әйтте.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Җитәкче урыннарда эшләүчеләр вакытында шушы агентлыкны булдырып, бик дөрес эшләгәннәр. Ул вакытта җитәкчелекнең татарлар өчен эшләгән иң уңышлы проектларының берсе дип әйтер идем. Без бүген мәгълүматка мохтаҗ, вакытында оператив килеп җитүе белән кызыклы ул. Соңарган, искергән материалларны бирмиләр, көне- сәгате белән килеп җитә дияр идем. Рәхмәт, иҗат уңышлары хәбәрчеләргә!» – диде Рәмис Сафин.
Ул «Татар-информ» агентлыгы журналистларына мактау сүзләре дә җиткерде. «Молодцы , көн-төн дими, яхшымы ул, начармы, төнге бердә синнән шалтыратып, мәгълүмат сорарга мөмкиннәр. Журналист булмасам, аңламас идем, ләкин мин аларны үзем дә журналист буларак бик яхшы аңлыйм. Гади кеше аңламас иде, бәлки. Дөрес эшлиләр, мәгълүмат табу кирәк булганда, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эзләп табарга кирәк», – дигән фикердә Рәмис Сафин.
Ул, иң элек, эшкә килгәч, беренче эш итеп, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татар-информ» сайтына кергәнен әйтте. «Казандагы, Татарстандагы хәлләрдән бигрәк, безне, читтә яшәүче татарларны, төбәкләрдәге татарлар тормышы кызыксындыра. Өлкәләрдә кайда, нинди эш бара икән – шуны күбрәк укыйсым килә, нәрсәнедер өлге итеп алырга була. Һәрвакытта карап барам, өлкәдә чыгучы «Өмет» газетасы да «Татар-информ»нан хәбәрләрне күп биреп бара», – диде.
Рәмис Сафин төбәкләрдәге тормышны тагын да күбрәк яктыртуны теләде. «ТНВдан сез шуның белән аерылып торасыз: вакытында тиз, оператив биреп барасыз. «Татарлар» тапшыруында соңгы елларда күбрәк Казан, Татарстан яңалыкларын бирә башладылар. Без аларны башка тапшырулардан да күрәбез бит, безгә төбәкләрдәге тормыш кызыклы. Менә сез нәкъ менә төбәкләрдәге вакыйгалар турында күп бирәсез. Рәхмәт, киләчәктә дә аралашып яшәргә насыйп булсын!» – дигән теләктә калды.
Илнур Миргалиев: «Татар-информ» журналистлары милләтебез өчен файдалы эшләр башкара»
Татарстан тарихчысы, Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар халкы тормышында уйнаган ролен билгеләп үтте.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Татар-информ» – безнең яңалыклар әзерләүче төп агентлык. Анда профессиональ журналистларыбыз эшли. Алар милләтебез өчен файдалы эшләр башкара, һәрьяклап татар дөньясында барган вакыйгаларны, чараларны безгә күрсәтеп барырга тырышалар. Мин сайтны да, телеграм-каналны да күзәтеп барам. Алга таба да күпкырлы татар дөньясын таныту, барлау юнәлешендә эшләсеннәр», – диде.
Илнур Миргалиев, шулай ук, журналистлар дөньядагы төрле вакыйгаларга, мәсьәләләргә кагылышлы темаларга да үз фикерләрен күбрәк белдерсәләр иде, дигән теләген әйтте. «Аналитика да күбрәк укыйсы килә. Журналистлар алдынгы сафта, үз фикерен әйтә торган булырга тиеш», – дип саный ул.
Илнур Миргалиев журналист Рәмис Латыйповның «Татар-информ»нан китүенә карата да фикерен әйтте. «Ул креатив кеше, безнең белән актив эшли иде. Аның эштән китүен зур югалту дип саныйм», – дип уртаклашырга теләде.
Тарихчы агентлыкны якынлашып килүче 35 яшьлеге белән котлап, уңышлар теләде. «Без «Татар-информ»ны һәрвакыт чараларга яратып чакырабыз, алар шундук мәгълүмат бирә. Фән дөньясындагы яңалыкларны киләчәктә дә яктыртып барырлар дип ышанам. Шулай бергә эшләргә язсын! Зур юбилей белән котлыйбыз, уңышлар телибез», – диде.
- 1990 елның 6 июнендә КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросы хуҗалык исәбендә эшли торган мәгълүмат агентлыгы оештыру турында карар кабул иткән. Документны өлкә комитетының ул вакыттагы беренче секретаре Минтимер Шәймиев имзалаган.
- «Татар-информ» СССР вакытында һәм Россия Федерациясендә төбәкнең беренче мөстәкыйль мәгълүмат агентлыгы булды.Күп еллар дәвамында агентлык иң еш искә алына торган матбугат чаралары рейтингында алдынгы урында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз