news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җәмәгатьчелеге шагыйрь Мөдәррис Вәлиев каберен зиярәт кылды

Татар җәмәгатьчелеге шагыйрь Мөдәррис Вәлиев каберен зиярәт кылды
Рәмис Аймәт

Танылган әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, нәшир, педагог, җәмәгать эшлеклесе, Муса Җәлил һәм Гавриил Державин исемендәге Республика премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәррис Вәлиевнең 70 еллыгы уңаеннан каләм әһелләре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, туганнары Казанның Киндерле зиратында әдипне искә алды, аның рухына дога кылды һәм каберенә чәчәкләр салды.

«Мәрасимдә чыгыш ясаучылар Мөдәррис Вәлиевнең күп үрләрне егетләрчә яулаган киңкырлы шәхес булу хакында бер горурлык хисе белән сөйләделәр», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин әйтүенчә, әдәби тәнкыйть өлкәсендә танылып, мөхтәрәм аксакаллар тарафыннан югары бәя алса да, Мөдәррис Вәлиев татар әдәбияты галәменә шагыйрь буларак аваз сала. «Аның тәүге шигырьләре 16 яшендә үк минем кереш сүзем белән «Татарстан яшьләре» газетасында дөнья күрде. «Мөдәррис Вәлиев әле бүгенгә кадәр тиешле бәясен алмаган шагыйрь. Ул бүген дә заманча яңгырый торган элитар шагыйрь», - диде ул.

«Чыгыш ясаучылар Мөдәррис Вәлиевнең «Мәгариф» китап нәшриятын оештырып, мәктәпләрне һәм башка уку йортларын яхшы сыйфатлы дәреслекләр белән тәэмин итүдәге эшчәнлеге — үзе бер аерым бәяләнергә тиешле зур сәхифә дип белдерде», - диде Рәмис Аймәт.

Әдәбият галиме, КФУ профессоры Фоат Галимуллин татарларда китап культурасының моңарчы да тотрыклы булуын, Мөдәррис Вәлиев шушы культураны югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә алуын билгеләп үтте. «Татар халкы – китаплы халык», - диде ул.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов үзенең чыгышында Мөдәррис Вәлиевнең «Нәшрият эше һәм редактор хезмәте» дигән белгечлек буенча студентларга махсус курс укып, шәкертләр тәрбияләве хакындагы хатирәләре белән уртаклашты.

«Гомеренең соңгы елларында Мөдәррис Вәлиев «Мәгариф-Вакыт» дигән яңа нәшрият ачып җибәрде. Бүген ул башлаган изге гамәлне аның кызы Айсылу һәм тормыш иптәше Даимә ханым дәвам итә», - дип аңлатты Рәмис Аймәт.

«Әтинең: «Үлгәннәрнең түгел, онытылганнарның гына гомере кыска» – дигән канатлы сүзләре бар. Әтине онытмыйча, аның эшчәнлегенә югары бәя биреп гомерен озайтканыгыз өчен гаиләбез исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез», – диде үзенең чыгышында Мөдәррис Вәлиевнең кызы Айсылу.

Искә алу мәрасимендә шулай ук Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров, шагыйрьләр Зиннур Мансуров, Җәүдәт Сөләйман, Рәмис Аймәт тә хатирәләре белән уртаклашты. Чараны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды. Хәтер-хатирәләр соңыннан «Тантана» ресторанында чәй өстәле артында дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100