news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җәмәгатьчелеге Мәчкәрә авылының борынгы зиратында дога кылды

«Борынгы зиратта XVIII-XIX гасырларда танылган татар сәүдәгәрләре һәм химаячеләре Үтәмешевләр нәселе җирләнгән», - диде Мөнир хәзрәт Йосыпов.

Татар җәмәгатьчелеге Мәчкәрә авылының борынгы зиратында дога кылды
Зилә Мөбәрәкшина

Бер төркем татар җәмәгатьчелеге Кукмара районы Мәчкәрә авылы зиратында җирләнгән шәхесләр рухына дога кылды.

«Бүгенге көндә Мәчкәрә авылы зиратында 33 ташъязма истәлек саклана. Борынгы зиратта XVIII-XIX гасырларда танылган татар сәүдәгәрләре һәм химаячеләре Үтәмешевләр нәселе һ.б. җирләнгән. Мәчкәрә мәдрәсәсе һәм шул авылның борынгы таш мәчетләре дә шушы нәсел белән бәйле. Мәчкәрә мәктәбендә 1960 елларда төзелгән әлеге нәсел шәҗәрәсен галим Марсель Әхмәтҗанов «Ишман шәҗәрәсе» исеме белән китап бастырып чыгарган иде. Анда барлыгы 16-17 буын. Бу нәселгә тарихчыларыбыз электән ук игътибар биргән», - диде Мәчкәрә авылы мәчете имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов.

Борынгы ташларда Мәчкәрә авылына нигез салган Ишмән картның дәвамчылары Үтәмешевлар нәселе, тарих һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә телгә алынган мөдәррисләргә (Габдулла Яхъя улы Чиртуши, Мөхлисулла Максуд улы Каргалый) бәйле мәгълүмат теркәлгән.

«Мәчкәрә авылының башлангычы турында Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстәфадел әхбар...» хезмәтендә «Ишмән иле» исеме белән танылган байларның һәм шәкертләрнең күплеге һәм мәшһүр, бай бер авыл, дип яза. Башта хәзерге Балтач районы Бөрбаш авылыннан Ишман бине Туктаргали бине Көчек бине Типәч исемле шәхес мал-туарлары һәм мөлкәте белән килеп, ул авылда утар тотып урнашып калган. Бөрбаштан Мәчкәрәгә күчү вакытын Мәрҗани телгә алмаса да, архив чыганакларыннан әлеге вакыйганың 1678 елга кадәр булганлыгы ачыкланды», - ди ул.

Зираттагы ташъязмаларны татар эпиграфикасы һәм китап тарихы белгечләре Раиф Мәрдан белән Ирек Һадиев укып, тикшереп чыкканнар. «Таш язмаларга гарәп графикасында язылган. Татар телендә генә түгел, гарәп телендә дә язулар очрады. Кабер ташларындагы язуларны укуы бик авыр, хәреф эчендә хәреф язылган һ.б. Моның өчен бары тәҗрибә генә кирәк. Шөкер, соңгы елларда гарәп графикасын укый белгән белгечләр артты. Бу эш безнең өчен хобби гына», - дип сөйләде «Татар-информ»га Ирек Һадиев.

Соңрак төзекләндерү эшләре башланган Мәчкәрә авылының борынгы Беренче Җәмигъ мәчетен күрсәттеләр. Мәчкәрә мәктәп-интернаты музее эшчәнлеге белән таныштырдылар, җирле халык, кул эшләре осталары, имамнар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән аралашу булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100