news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җәмәгатьчелеге күренекле язучы Фаил Шәфигуллинны искә алды

Татар җәмәгатьчелеге күренекле язучы Фаил Шәфигуллинны искә алды
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Татар җәмәгатьчелеге моннан 42 ел элек 43 яшендә фаҗигале төстә һәлак булган язучы һәм шагыйрь Фаил Шәфигуллинны искә алды. Тинчурин театры сәхнәсендә күренекле язучы һәм шагыйрь Фаил Шәфигуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды.

Кичә язучының күпмедер дәрәҗәдә автобиографик булган «Өй салуның ние бар...» повестеннан театраль күренешләрдән, аның артистлар башкаруында яңгыраган әсәрләреннән, шигырьләренә язылган җырлардан һәм шәхеснең гаиләсе – хатыны Эльмира Шәрифуллина һәм кызлары Раушания һәм Резеда Шәфигуллиналар, оныгы Сәйдәш Камалиев укыган шигырьләрдән төзелгән иде.

«Шушындый кичәләрне үткәрү татар милләтен саклауда зур роль уйный. Фаил Шәфигуллин легендар тормыш юлы үткән, аның үзе турында зур әсәр язарлык», диде тамашачыны сәламләргә һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовның сәламнәрен җиткерергә сәхнәгә чыккан Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Фаил Шәфигуллин турында истәлекләр белән уртаклашты.

«Фаил Шәфигуллин исән булып алга таба да иҗат итсә, татарның бөек язучысы булыр иде дигән сүзләрне ишетәбез. Минемчә, бу тәкъдир. Кызганыч, иртә һәлак булды. ләкин шушы киеш тә ул татарның бөек язучысы булып җитеште», диде ул үз чыгышында.

Ркаил Зәйдулла Фаил Шәфигуллинның 4 томлык «Сайланма әсәрләр»е чыга башлавын хәбәр итте. «Ике томы инде дөнья күрде. Ул бит диңгезләрдә йөзеп, заводларда эшләгәннән соң әдәбиятка килгән кеше. Кыска гына иҗади гомерендә дә нинди үлемсез әсәрләр язып калдырган! Татар милләте яшәгәндә аның әсәрләре һәрвакыт укылыр һәм сәхнәләрдә уйналыр», дип тәмамлады ул чыгышын.

Тамашачыны шулай ук, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Ленар Хантимеров һәм районның музейлар комплексы директоры Резеда Данилова сәламләде.

Искә алу кичәсе шыгрым тулы залда узды. Кичә сценариесен драматург Рәдиф Сәгъди язган, сәхнәгә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов куйган. Кичәдә нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров, Тинчурин театры, Камал театры артистлары катнашты.

Кичә шыгрым тулы залда узды. Язучыны искә алырга Фаил Шәфигуллинны хәтерләгән өлкән буын татар зыялылары килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100