news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җәмәгатьчелеге Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татар җәмәгатьчелеге Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Казанда милләтнең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан чаралар үтә. Иртән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре һәм киң җәмәгатьчелек Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Тантаналы чара бөек әдипнең «Бәйрәм бүген» дигән шигыре белән башланып китте.ТР халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла татар халкы өчен бәйрәмнең әһәмиятен билгеләде. «Татарның бәйрәмнәре күп түгел ул. Сабан туе, Ураза гаете, Корбан гаете һәм Шигърият бәйрәме. Иң заманчасы шулар арасыннан Тукай яки Шигърият бәйрәме. Тантанага яңгыр кәефе белән килдем. Бик әйбәт, игеннәр уңар, икмәк булса – бәйрәм дә булыр», – диде ул.

Шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рәдиф Гаташ әйтүенчә, Казанда Тукай һәйкәле янындагы бәйрәм тантанасына 1961 елдан бирле килә. «Һәр ел саен монда килгәч – яшибез әле дип, канатланып һәм рухланып кайтам. Тукай барыбызны да берләштерә. Яшьләр, балалар бирегә бик күп килүенә сөенәм. Димәк, милләтебезнең дәвамы, өмете бар. Мондый чараларга халык милли киемнәрдә килсен иде», – дип сөйләде ул.

Чара милли моңнар яңгырды. Тукай һәйкәленә чәчәк салуга килүчеләр арасында гармунчылар да булды. Ахырдан хәрби пенсионер, полковник, танкист Әнвәр Гыйниятуллин «Туган тел» җырын гармунда уйнады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100