news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җәмәгатьчелеге Һади Такташ каберенә чәчәкләр салды һәм аның рухына дога кылды

Татар җәмәгатьчелеге Һади Такташ каберенә чәчәкләр салды һәм аның рухына дога кылды
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәхран

Казанда татар шагыйре Һади Такташ истәлегенә багышланган «Такташ эзләре буйлап» дип исемләнгән экскурсия узды. Чарага җыелучылар башкалада Такташка бәйле булган истәлекле урыннар белән танышты, бөек шагыйрь каберенә чәчәкләр куйды, рухына дога кылдылар.

Экскурсияне тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова алып барды.

«Рәхмәт «Татмедиа»га, бу эшне кузгатып җибәрделәр, Такташ янына бу хәтле кешенең күптән килгәне юк иде инде. Әлеге эш дәвамлы булсын», – диде ул.

Тәнкыйтьче шагыйрьнең иҗаты бүген дә актуальлеген югалтмавын әйтте.

«Тормыш матур, дигән кыска гына җөмлә безнең девиз булырга тиеш. Ул буын кешеләре нинди авырлыклар кичеп тә, шәхес булып кала алганнар, сынмаганнар. Алар безгә матур үрнәк, иҗат калдырганнар. Һәр иҗатны вакыт бәяли. Такташның киткәненә бер гасыр, ләкин һәр буын аның шигырьләрен кулга алгач, үзенең героен таба», – дип сөйләде Хәбетдинова Такташ истәлегенә оештырылган кичәдә.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәхран

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100