news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җәмәгатьчелеге галим Назыйм Ханзафаровны соңгы юлга озатты

Татар җәмәгатьчелеге галим Назыйм Ханзафаровны соңгы юлга озатты
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанда татар җәмәгатьчелеге филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гербының идея авторы Назыйм Ханзафаровны соңгы юлга озатты. Галим 31 декабрь көнне 86 яшендә вафат булды.

Хушлашу мәрасимен Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин алып барды. Ул Назыйм Ханзафаровның соңгы елларда да институт белән элемтәдә торуын әйтте.

«Татар дөньясы, җәмәгатьчелек Назыйм абыйның эшчәнлегенә яхшы мөнәсәбәттә. Ул алга таба да сакланыр дип уйлыйм. Институт вәкилләре, әдәбиятчылар аралашып яшәделәр. Бәлки нинди дә булса мәсьәләдә күңеле дә булып бетмәгән чаклары булуы бар. Кулыбыздан килгәнне эшләдек. Аның китабы дөньяга чыгарылды. Назыйм абый, бәхил бул», – диде Ким Миңнуллин.

Әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова Назыйм Ханзафаровның Нәкый Исәнбәт шәкерте булуын искәртеп үтте.

«Назыйм абыйның Нәкый Исәнбәт шәкерте булуы күренеп тора. Без бүген Нәкый Исәнбәт турында мәгълүмат туплаганда Назыйм абыйга рәхмәт әйтергә тиешбез. Мин Нәкый Исәнбәтне өйрәнергә тотынгач та аңа шалтыраттым. Рәхмәт, үзе авыр хәлдә булса да, минем сорауларыма җавап бирде. Менә бу чын гыйлемлелек. Бу - киләчәк, яшь галимнәр турында уйлау», – диде Миләүшә Хәбетдинова.

Назыйм Ханзафаров ТР дәүләт гербының идея авторы. Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан үзенең китабында да бу хакта язуын әйтте.

«Бу бик зур югалту. Кәбисә елы менә ни өчендер ел да зур кешеләрнең безнең милләтнең зур улларының китүе бакыйлыкка күчүе белән башланып китә. Авырып киткәч тә эшләрен, милләткә хезмәтен ташламады. «Минтимер» дигән китабым чыга. Анда безнең гербны әзерләү, гомумән, безнең туграларыбыз, әләмебезне әзерләү турында бер сәхифә бар. Анда Назыйм эшләре дә бар. Назыйм абый, якташларың, халкыбыз, язучылар исеменнән сиңа бары тик җәннәт түрендә урын булсын дип телим», – диде Рафис Корбан.

Айрат хәзрәт Маннанов вәгазь укыды, мәрхүм рухына дога кылдылар. Назыйм Ханзафаровны туган авылы Олы Кайбычта җирләделәр.

  • Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, Татарстан Республикасы дәүләт гербының идея авторы Назыйм Ханзафаров 1937 елның 12 сентябрендә Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында туган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100