Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар җәмәгатьчелеге Чиләбедә татар шәхесләре һәйкәлләренә чәчәкләр салды
Татар җәмәгатьчелеге Чиләбедә татар шәхесләренә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салды.
"Чиләбедә татар кешесенә куелган өч һәйкәл бар. Аларның һәрберсе безнең өчен кадерле, рухландырып торалар. Һәйкәлләр янында тәрбияви чаралар үткәрәбез", - дип сөйләде Чиләбенең Муса Җәлил исемендәге 81нче мәктәпнең татар теле укытучысы Сания Шевченко.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина, «Миллиард татар» проектының баш мөхәррире Арслан Минвәлиев, видеокорреспонденты Регина Яфарова һәм Сания Шевченко өч һәйкәл янында булды.
Беренче итеп разведчик Исхак Әхмәров һәйкәле янында булдылар. Аннан соң каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә бардылар.
"Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, 15 февраль көнне, һәйкәл янында зур митинг булды. Бик матур бәйрәм уздырдык, балалар килде", - диде укытучы.
Өченче нокта Габдулла Тукай һәйкәле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз