news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар җәмәгатьчелеге Башкортстанда «1941нең арбалы хатыннары»на һәйкәл куярга тели

Бөек Ватан сугышы чоры хатын-кызларын сурәтләгән Һәйкәлне бронзадан коярга 2 млн сумнан артык акча кирәк.

Татар җәмәгатьчелеге Башкортстанның Стәрлебаш авылында Зәки Зәйнуллинның «1941нең арбалы хатыннары» әсәрендә сурәтләнгән хатын-кызларга һәйкәл куярга тели.

Һәйкәлне булдыру эшен Мифтахетдин Акмулла исемендәге мәгърифәт-мәдәният фонды башлап җибәргән. Аның эскизы әзер. Оештыручыларның күзаллаулары буенча, эскизда алты хатын-кыз ат арбасын этеп һәм өстерәп китәргә әзерләнә, арбага ирләренә илтер өчен тупланган төенчекләр һәм азык-төлек төялгән, бер хатын имчәк бала күтәргән. Һәйкәлне бронзадан коярга 2 млн сумнан артык акча кирәк.

«Зәки Зәйнуллин әсәрендәге хатыннар – Стәрлебашта яшәгән реаль кешеләр. Алар күптән вафат инде, ләкин балалары исән. Шул арбалы хатыннарга мәдәният йорты каршына һәйкәл куярга булдык. Бу эш 2017 елда, Зәки Зәйнуллин исән чакта башланган иде, ләкин төрле каршылыклар булу сәбәпле, тукталды. Кайбер татарлар да каршы чыкты. Бөтен кеше дә аның әһәмиятен аңлап бетермәде. Хәзер аңлау бар, ләкин акча мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Шул вакытта катырак торып, эшләп куясы булган», - диде язучы, һәйкәлне булдыру идеясен алга сөрүче Хисаметдин Исмәгыйлев.

  • Зәки Зәйнуллин – татар язучысы, галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы. Ул 1933 елның 10 июлендә Башкортстанның Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылында игенче гаиләсендә туа. 1952 елда гаскәри хезмәткә чакырыла, озак еллар дәвамында хәрби булып хезмәт итә. Ригадагы Югары хәрби ракета инженерлары училищесында укый, ракета моторларына багышланган диссертация яклый. 1989 елның маенда Казанга күченә. 2013 елның җәендә Зәки Зәйнуллин туган авылы Стәрлебашка күченеп кайта. Соңгы елларын шунда үткәрә. 2021 елның 4 мартында 87 яшендә вафат була. Зәки Зәйнуллин сугыш алды, сугыш чоры, сугыштан соңгы авылдагы кырыс тормыш күренешләрен киң яктырткан әдип. 2010 елда аның «1941нең арбалы хатыннары» әсәре Камал театрында куела.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100