news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татар альтернативщиклары" сүзен мин уйлап таптым – журналист Рафис Җәмдихан

Кичә бәйсез татар музыкантлары Yummy Music беренче татар ирекле музыка лейблының биш еллыгын бәйрәм итте.

"Татар альтернативщиклары" сүзен мин уйлап таптым – журналист Рафис Җәмдихан
Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Рок, инди-поп, фолк, фьюжн, фанк соул, хип-хоп, инди-рок, блюз һәм башка шундый юнәлешләрдә иҗат итүче музыкантларга моннан ун-унбиш еллар чамасы элек "альтернативщиклар" дигән исемне хәзер Чувашиядә яшәүче журналист Рафис Җәмдихан кушкан. “Аларны мин "тудырдым", сүзенә кадәр мин уйлап таптым. Беренче дискларын да чыгардым , үзләрен дә мин тупладым”, – диде Рафис “Татар-информ” хәбәрчесе белән социаль челтәр аша сөйләшкәндә.

Дөрес, бүгенге альтернативщиклар әлеге сүз белән килешеп бетми. Бу хакта алар “Татар-информ”да оештырылган матбугат конференциясендә үзләре дә әйтте. Аларга инглиз теленнән төгәл тәрҗемә булган ирекле яки бәйсез музыкант сүзе якынрак.

“Алай атау минем наданлыктыр инде, – ди Рафис, бүгенге музыкантлар фикеренә җавап итеп. – Мин авыл баласы бит, шулай да татарга шәһәр мәдәнияте кирәк дип йөргән вакыт. Ул вакытта бу музыка попсага альтернатив иде. Ул заманның иң кәттә клубларында Үзәк пати дигән тусовкалар оештыра идем”, – дип искә ала Рафис 10-15 еллар элеккеге альтернативщиклар тормышын.

"Татар-информ" Yummy Music беренче татар ирекле музыка лейблының биш еллык туган көненә багышланган концертта катнашкан Илгиз Шәйхразиевтан музыкантларга нык берегеп калган альтернативщиклар сүзенә мөнәсәбәте белән кызыксынды. “Миңа бәйсез музыкант сүзе ошый, – диде Илгиз Шәйхразиев. – 28 яшеңә җиткәч, үзеңнең кайсы кысаларда булганыңны аңлый башлыйсың. Альтернатива – яхшы сүз. Бу юлдан чыгу таба алмыйбыз икән, башка юл тәкъдим итәбез дигән мәгънәдә. Тик мин альтернативщик түгел, чөнки мин бер генә юнәлештә эшләмим”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100