news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар әлифбасындагы һәр хәреф өчен мультфильм төшереләчәк

Казахстан татар һәм башкорт конгрессының идарә рәисе Ринат Габделхаликов инициативасы белән төшерелгән мультфильм тиздән интернетка урнаштырылачак. Аның ярдәмендә балалар татар телен өйрәнә ала. Бүген Казахстан татарлары делегациясе белән оештырылган түгәрәк өстәлдә проект авторы шул хакта хәбәр итте. Чара «Татмедиа» АҖ бинасында узды.

«Киләчәктә татар әлифбасындагы һәр хәрефкә бер серия төшерелер дип планлаштырабыз. Минем төп максат – мультфильмнарны интернетка урнаштыру, чөнки статистика күрсәткәнчә, сабыйларның 83 проценты балалар контентын телефонда карый», – диде Ринат Габделхаликов.

Ул мультфильмнарның «Шаян ТВ» телеканалында күрсәтеләчәген әйтте. Беренче чыгарылыштагы җырны нәни «йолдызчык», 10 яшьлек Казан кызы башкара.

Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, татар телен өйрәнү нәкъ менә әлифбадан башланырга тиеш. Ә татарча җырлар балаларга ошый, алар аны бик җиңел истә калдыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100