news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар «Әлифба»сы Россиянең милли мәдәни мирас реестрына кертеләчәк

Татар «Әлифба»сы Россиянең милли мәдәни мирас реестрына кертеләчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров татар теленең фундаменталь нигезе булган «Әлифба» дәреслеген мәңгеләштерү эше алып барылуы турында сөйләде. «Туган тел» форумында ясаган чыгышында ул әлеге дәреслекнең татар халкы өчен стратегик әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

Шакиров хәбәр иткәнчә, 2025 елда Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова авторлыгындагы, инде 40 мәртәбә нәшер ителгән «Әлифба»ны Россиянең милли мәдәни мирас реестрына кертү тәкъдим ителгән. Бу инициатива Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хуплау тапкан.

«Әлеге дәреслек гасырга якын халкыбызга хезмәт итә. Бу эшне тәмамлау безнең уртак бурычыбыз булып торачак. «Әлифба»бызны милли мәдәни мирас дәрәҗәсенә күтәрү Россия төбәкләрендә яшәүче татарларга бигрәк тә кирәк. Бу безгә телне өйрәтүдә ышанычлы нигез, терәк булачак. Бабаларыбыз, әтиләребез, үзебез һәм балаларыбыз укыган шушы дәреслекне иң абруйлы тел өйрәтү дәреслеге буларак мәңгеләштерү бик дөрес булачак. Бу бит телнең нигезе, фундаменты», – диде Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot