news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар активисты Сафия Кичемасова: Санкт-Петербургта татарлар 20 мең генә түгел

«Татар мохите булмаган шәһәрдә үскән вакытта татар булуымнан оялдым, читенсендем. Чөнки мәктәптә дәресләрдә «татар-монгол изүе» кебек төшенчәләр кулланыла иде», - диде ул.

Татар активисты Сафия Кичемасова: Санкт-Петербургта татарлар 20 мең генә түгел
Зилә Мөбәрәкшина

Санкт-Петербургта «Мирас» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Сафия Кичемасова фикеренчә, Питерда татарлар 20 меңнән күбрәк. Ул халык санын алу буенча мәгълүматларга ышанмавын әйтте.

  • Росстат мәгълүматлары буенча, соңгы җанисәптә Санкт-Петербургта татарлар саны 30 меңнән 20 меңгә кимегән.

«Сан буенча татарлар руслардан соң илдә икенче урында кала бирә. Санкт-Петербургта татарлар күп, 20 мең генә түгел, мин ул санга ышанмыйм», - диде ул журналистлар белән очрашуда.

Сафия Санкт-Петербургта туган, әти-әнисе Мордовиядән. «Татар мохите булмаган шәһәрдә үскән вакытта татар булуымнан оялдым, читенсендем. Чөнки мәктәптә дәресләрдә «татар-монгол изүе» кебек төшенчәләр кулланыла иде. Ул әле хәзер дә бар, шуңа да татар балаларын үртиләр. Бу проблема әле дә чишелеп бетмәгән, кызганыч», - диде ул.

«Паспорт алганчы мине һәрчак «Софа» дип йөртәләр иде. Паспорт алгач, исемем «а» хәрефе аша язылган иде, гаҗәпкә калдым. Әни минем Сафия икәнемне әйтте. Исемне әтием кушкан булган. Әти ул вакытта исән түгел иде, шуңа күрә сорауларга җавап табылмады. Шулай да, исемне үзгәртү уе булды», - ди «Мирас» үзәге активисты.

Сафия Кичемасова исемне үзгәртмәү яхшыга гына булгандыр дип саный. «Нәсел-тамырларымны өйрәндем. Әнием, гаиләм мине татар мохитенә җәлеп итәргә тырышты. Яшүсмер вакытта «юк, берни дә кирәкми» дип киреләнеп алган чаклар булды. Татар мәдәниятенә музыка аша тартылдым. Түбән Новгород өлкәсенә Рәшидә апама барганда юлда татар җырларын тыңлый идем. Һәм минем дә ул җырларны җырлау, аңлау теләге туды», - диде ул.

«2017 елда Рөстәм Хучашев оештырган «Питер буйлары» оешмасының чараларында катнаштым, үзем дә оештыру эшләре белән мәшгуль булдым. Татар мәдәниятенең миңа көч биргәнен, үзеңнең тарихыңны, тамырларыңны белүнең мөһим булуын аңладым. 2019 елда «Мирас» милли-мәдәни үзәген оештырдык», - дип аңлатты ул.

  • Искәртеп үтик, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендә бер төркем Татарстан журналистлары Санкт-Петербургта яшәүче татарлар белән очрашты. Журналистлардан – «Мәдәни җомга» газетасы мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Мәгариф» журналы мөхәррире Сөмбел Таишева, «Миллиард.татар» порталы җитәкчесе Арслан Минвәлиев катнашты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100