Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар актерлык курсы студентлары сәхнә теленнән имтихан тапшырды
Татар театры вәкилләре студентларның теле белән нык эшләнгәнлеген һәм алар өчен яхшы репертуар сайлануын билгеләп үтте.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан дәүләт мәдәният институтының Татар актерлык курсы студентлары сәхнә теленнән имтихан бирү өчен Мөдәррис Әгъләмнең «Тукайдан хатлар» поэмасын алган.
Бүген Камал театрының Кече залында Татар актерлык курсы студентлары сәхнә теленнән имтихан тапшырды. Курсның сәнгать җитәкчесе — Фәрит Бикчәнтәев. Сәхнә теле укытучысы — Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла.
Студентларның эшен күрергә Камал театрының күренекле артистлары Ренат Таҗетдинов, Наилә Гәрәева, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Минвәли Габдуллин, Тинчурин театрының күренекле артисты Зөфәр Харисов һәм башкалар килгән иде.
Татар театры аксакаллары — Ренат Таҗетдинов һәм Зөфәр Харисовлар студентларның теле белән нык эшләнгәнлеген һәм алар өчен яхшы репертуар сайлануын билгеләп үтте.
Татар актерлык курсы студент вакытында ук Камал театрының Кече залында куелган «Парковка» спектаклендә уйныйлар. Әлеге әсәр «Яшьләр сишәмбесе» проекты кысаларында күрсәтелә. Курсның ике студенты — Рәйхан Габдуллина белән Ләйсән Гатауллина театр репертуарындагы спектакльләрдә төп рольне башкара.
Быел ике театраль уку йортында да татар театры төркемнәре чыгарыла. Казан дәүләт мәдәният институтын 10 егет һәм кыз тәмамлый. Казан театр училищесы 13 булачак артистка диплом тапшырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз