Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар әдәбиятына багышланган «Әдәби фест» фестивале программасы билгеле булды
9-11 октябрьдә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге татар әдәбиятына багышланган «Әдәби фест» фестивален оештыра. Фестивальнең төп партнеры – Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
- «Әдәби фест»ның максаты – татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен киң катламга таныту, шулай ук яшьләрне татар әдәбияты белән таныштыру, кызыксындыру.
Фестиваль Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узачак. Биредә өч көн дәвамында лекцияләр, фикер алышулар, документаль фильмнарның премьералары, күргәзмәләр, буккроссинг, ачык подкаст төшерү һәм балалар өчен иҗади мәйданчык эшләячәк, ә кичләрен шигъри чаралар, иммерсив спектакль һәм гала-концерт тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат сәркатибе Айзилә Абдрахманова.

«БАГЫШЛАУ» ӘДӘБИ-МУЗЫКАЛЬ КИЧӘСЕ
«Әдәби фест»ның ачылышы
9 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Әдәби фест» фестиваленең тантаналы ачылышы – «Багышлау» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак. Фестиваль Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла. Бөтендөнья татар яшьләре форумы фестивальнең төп партнеры булып тора.
«Багышлау» өч көнлек әдәби программаның башлангыч ноктасы булачак: ул поэзияне, прозаны һәм музыканы берләштерә. Кичә программасында – шагыйрьләрнең чыгышлары, шигырьләр уку һәм тере музыка. Кунакларны татар мәдәниятенең заманча яңгырашы көтә.
- Вакыты: 9 октябрь, 19:00-20:00 сәгатьтә
- Урыны: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, конференцияләр залы
«АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ» ЛЕКТОРИЯСЕ
Өч көн дәвамында «Ачык университет» кысаларында татар мәдәниятенә, әдәбиятына, сәнгатенә һәм тарихына багышланган ачык лекцияләр һәм дискуссияләр узачак. Биредә шагыйрьләр, прозаиклар, тәрҗемәчеләр, әдәби тәнкыйтьчеләр, сәнгать белгечләре һәм тарихчылар үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Лекторий программасы:
9 октябрь:
- 13:30-14:30 – Лекция: «Совет чоры архивлары: без нигә аларны (әлегә) өйрәнмибез?»
Лектор – Гөлфия Гайнуллина
- 14:30-15:30 – Лекция: «Фатих Әмирхан тормышы: ядкарьләр ни сөйли?»
Лектор – Ләйсән Медведева
- 15:30-16:30 – Лекция: «Гальгафлар белән нишләргә: онытылган язучыларның мирасы»
Лектор – Айдар Шәйхин
10 октябрь:
- 13:30-14:30 – Лекция: «Бүгенге заман төрки шигъриятендә тарихи реконструкция, интертекстуальлек һәм полифонизм (әдәби тәрҗемәләр мисалында)»
Лектор – Луиза Янсуар
- 14:30-15:30 – Лекция-ачыш: «Халык шигърияте: рус-япон сугышы әсиренең бер дәфтәре турында»
Лектор – Альберт Кадыйров
- 15:30-16:30 – Лекция: «Ландыш Әбүдәрованың «Умарта» әсәрендә дөнья моделе һәм яшәү фәлсәфәсе»
Лектор – Луиза Янсуар
11 октябрь:
- 13:30-14:30 – Дискуссия: «Дөньяныкын – татарча, татарчаны – дөньяга»
- 14:30-15:30 – Лекция: «Казанда шагыйрьләр даирәсе. Хәзерге вазгыять»
Лектор – Азат Вәлиев
- 15:30-16:30 – Паблик-ток: «Язылмаган китап»
Барлык лекцияләр дә ирекле форматта уза: һәр катнашучы сорау бирә, үз фикерен әйтә һәм фикер алышуга кушыла ала.
Вакыты: 9-11 октябрь, 13:30-16:30 сәгатьтә
Урыны: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Күргәзмә залы
ӘДӘБИ МАРКЕТ
Фестиваль көннәрендә әдәби маркет эшләячәк. Анда төрле басмалар, китаплар, матур открыткалар, милли киемнәр, шулай ук яулыклар, комикслар һ.б. тәкъдим ителәчәк.
Вакыты: 9-11 октябрь, 11:00-20:00 сәгатьтә
Урыны: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, холл, 1 кат
Райнур Хәсәнов
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
КҮРГӘЗМӘЛӘР
Фестиваль кысаларында «Муса Җәлил: батырлык һәм илгә тугрылык» һәм «Сызгыра торган уклар» (рәссам – Арыслан Ибраһим) дигән ике күргәзмә оештырылачак.
«Муса Җәлил: батырлык һәм илгә тугрылык» күчмә күргәзмәсе танылган татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 120 ел тулу уңаеннан «Татарстан Республикасы Милли музее» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан оештырыла. Ул герой-шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты һәм дошман тылындагы батырлыгы турында сөйли. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондыннан шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган фотосурәтләр һәм документлар тәкъдим ителә. Алар Муса Җәлилнең сугышка кадәрге һәм сугыш чоры шигырьләреннән өзекләр белән тулыландырылган.
«Сызгыра торган уклар» күргәзмәсен рәссам Арыслан Ибраһим тәкъдим итә. Автор үз хезмәтләрендә милли образларны, борынгы мотивларны һәм заманча сәнгать теле аша татар дөньясын чагылдыра. Aрыслан Ибраһим – татар рәссамы, нәкышчы һәм график, үзенең авторлык техникасы – «Брызгизм» белән ясый.
Вакыты: 9-11 октябрь, 11:00-20:00 сәгатьтә
Урыны: Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төрле мәйданчыкларында
БУККРОССИНГ
«Әдәби фест» кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә буккроссинг – китап алышу мәйданчыгы эшләячәк. Теләгән һәр кеше үзе ошаткан басманы алып китә яки үз китабын китереп, аны яңа укучыга тапшыра ала. Махсус оештырылган киңлектә төрле телләрдәге басмалар тәкъдим ителәчәк: матур әдәбият, поэзия, балалар китаплары, туган як әдәбияты һәм заманча проза.
Вакыты: 9-11 октябрь, 11:00-20:00 сәгатьтә
Урыны: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, холл, 1 кат.
«ГӘП» АЧЫК ПОДКАСТЫ
10 октябрьдә «Әдәби фест» фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «ГӘП» подкасты яздырылачак. Катнашучылар – белгечләр, фестиваль кунаклары, язучылар һәм шагыйрьләр.
«ГӘП» тамашачылар алдында яздырыла: гадәттә, кадр артында калган нәрсәләр монда һәм хәзер була. Формат ачык – сорау бирергә, үз фикереңне әйтергә яки сөйләшүгә кушылырга мөмкин.
Алып баручы – Баязит Зәйдуллин. Кунаклар: Ихтыяр Кыямов һәм Әмирхан Исхаков. «Бүгенге әдәбият нинди булырга тиеш? Нинди әдәбият яшьләр өчен актуаль?» темасына сөйләшербез.
Вакыты: 10 октябрь, 18:30-19:30 сәгатьтә
Урыны: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, конференцияләр залы
БАЛАЛАР ЗОНАСЫ
Фестивальнең иң кечкенә кунаклары өчен дә махсус иҗади мәйданчык оештырылачак. Монда нәниләр уен һәм иҗат аша татар мәдәнияте белән таныша алачак. Программада – кул эшләре, рәсем ясау буенча остаханәләр. Биредә милли тәрбиягә һәм балалар өчен аңлаешлы формада гореф-гадәтләрне танытуга аерым игътибар биреләчәк.
Вакыты: 9-11 октябрь, 13:00-19:00 сәгатьтә
Урыны: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, балалар зонасы
ФИЛЬМ КАРАУ
Фестиваль кысаларында берничә документаль фильмның премьерасы була. Татар әдәбиятының күренекле шәхесләренә – Хәсән Туфанга һәм Фатих Әмирханга багышланган фильмнар тәкъдим ителәчәк. Әдипләрнең тормышы һәм иҗаты белән танышу мөмкинлеге булачак.
9 октябрь:
- 16:30-17:30 – «Хәсән Туфан. Сөйли торган материя» документаль фильмы премьерасы (режиссер – Бәхтияр Хөснуллин)
10 октябрь:
- 17:00-18:00 – «Фатих Әмирхан. Туктаусыз хәрәкәт» документаль фильмы премьерасы (режиссер – Рәдиф Кашапов)
Урыны: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, конференцияләр залы
Рәдиф Кашапов
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«КАБАТЛАНАЧАКМЫ БУ КИЧӘ?» ӘДӘБИ МУЗЫКАЛЬ КИЧӘСЕ
«Әдәби фест» фестиваленең гала-концерты
Әдәби фестиваль гала-концерт белән тәмамланачак. Гала-концертта танылган шагыйрьләр, җырчылар, музыкантлар, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры (сәнгать җитәкчесе – Ильяс Камал), Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең Татар хоры (сәнгать җитәкчесе – Гүзәл Ахунова) катнашуы көтелә.
Ильяс Камал
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Вакыты: 11 октябрь, 19:00-20:30 сәгатьтә
Урыны: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, конференцияләр залы
Фестивальнең барлык чаралары татар телендә уза, керү ирекле.
Ләйсән Миңнәхмәтова
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
- Фестивальне оештыручы – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, төп партнёр – Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
Фестивальнең партнерлары: Татарстан Республикасы Рәисе грантлары, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте, Шәүкәт Биктимеров исемендәге Казан театр училищесы.
Ильяс Фәрхуллин
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Әдәби фест» фестиваленең авторы һәм сәнгать җитәкчесе – Ильяс Фәрхуллин.
«Әдәби фест» фестиваленең җитәкчесе – Ркаил Зәйдулла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз