news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татар әдәбияты тарихы»н төзүчеләр аның икенче басмасы беренчесен кире какмавын белдерә

«Татар әдәбияты тарихы»н төзүчеләр аның икенче басмасы беренчесен кире какмавын белдерә
Рамил Гали

«Татар әдәбияты тарихы»ның икенче басмасы 2014 елгы басмаларны кире какмый. I һәм II томнарның яңа басмасында үзгәрешләр 15-20 процентны тәшкил итә.

«Яңа басма әзерләнгән вакытта галимнәр татар әдәбияты тарихы татар халкының милли рух тарихы буларак эшләнелергә тиеш дигән фикергә килә. Моның өчен дин, мәдәният берлеге үзәккә куела. Шул ук вакытта әлеге бәхәсләшүләр вакытында үз заманында татар әдәбияты тарихының эшләнешендә төп рольне уйнаган тарихилык принцибыннан баш тарту башкарыла», - дип аңлатты филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина «Татар-информ»да «Татар әдәбияты тарихы» басмасының 1-2 томнарын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә.

Фото: Рамил Гали 

Галимә әйтүенчә, II том эшләнгәндә үк инде тарихилыктан баш тарту мөмкин түгеллеге күренә. Томнар яңадан хронологик тәртипкә – тарихилык принцибына әйләнеп кайта. «Тарихилык принцибы таралып яшәгән татарларны бербөтен итеп җыярга мөмкинлек бирә дисәк тә дөрес була торгандыр», – ди ул.

«Сигез томлык «Татар әдәбияты тарихының беренче басмасы да, икенче басмасы да татар халкының олы әдәбиятын нәкъ менә дөньяга караш, рухи ныклык буларак ача - бу яктан алар охшаш, ләкин методологик якын килү ягыннан күпмедер аерымлыклар бар», – дип фикерен түгәрәкләде ул.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин «Татар әдәбияты тарихы» 2014 елда чыккан басмалары тарихы белән таныштырды.

Фото: Рамил Гали

«2008 елда институт шушы күптомлыкны эшләү карарын кабул итте. Марсель Әхмәтҗанов, Мәсгут Гайнетдинов, Нурмөхәммәт Хисамов, Резеда Ганиева, Хатип Миңнегулов һәм башкалар беләр шушы эшне бер методологик кысаларга кертеп эшләргә кирәк иде. Бу мәсьәләләрне хәл итү җиңел генә бармады, зур бәхәсләр аша хәл ителә торган әйберләр булды. Ул китапларның эчтәлеген күрсәгез, аерым мәсьәләләр буенча икешәр мәкалә урын алган, ул вакыт таләп иткән язмалар да урын алып бетмәскә мөмкин», – диде Ким Миңнуллин.

«2020 еллар тирәсендә әлеге томнарның мәктәпләргә таратылуына нисбәтле билгеле бер каршылык күрдек – бу аларның киң җәмәгатьчелеккә килеп җитә алмау мәсьәләсе. Бу томлыкларның икенче басмасын эшләргә кирәк дигән мәсьәлә калкып чыкты. 5 миллион татар өчен мең ярымы мәктәпләргә киткәч, тагын китап нәшрияты исәпләгән данәдә бастырылып сатуга чыга икән, аның кирәклеге көн кебек ачык», - дип фикерен җиткерде институтның әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов.

Фото: Рамил Гали

Беренче басманы эшләүдә барлыгы 88 галим катнашкан. Әлфәт Закирҗанов аларга рәхмәтләрен җиткерде.

«Беренче басма да, икенче басма да тигез хокуклы. Алардан укучылар да, укытучылар да, әдәби җәмәгатьчелек тә файдалана ала», – дип дәвам итте галим.

«Беренче басманы эшләү барышында совет идеологиясеннән котылу, миллилеккә йөз белән борылу аркасында милли төсмерләрне публицистика белән баетып бирелгән, публицистик фикерләр киң урын алган. Иң мөһимнәрнең берсе – татар әдәбияты тарихының гомумтөркиләр тарихына бәйлелеге кимегән булуы. Тагын берсе – татар әдәбиятын фольклор белән бәйләү», - диде ул.

Әлфәт Закирҗанов икенче басманың баерак һәм тулырак булуын, сыйфатлырак икәнлеген ассызыклады.

Фото: Рамил Гали

«Мин шушы үзгәртелгән басманың төзүчесе, фәнни редакторы буларак чакырылдым. Без киңәшеп, рухланып эшләдек. Эш икенчерәк структура бирүдә һәм икенчерәк уйлый торган, альтернатив карашлы галимнәрне тартуда. Иң беренче – фәннилек», – диде икенче басманың фәнни мөхәррире Гамирҗан Дәүләтшин.

  • «Татар әдәбияты тарихы»ның I һәм II томнарында 2014 һәм 2022 еллардагы басмалар арасындагы үзгәрешләр булуы темасын әдәбият галиме Марсель Бакиров «Мәдәни җомга» газетасында күтәреп чыкты. Әлеге мәкаләгә таянып әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова томнардагы үзгәрешләр мәсьәләсе буенча җәмәгатьчелек алдына сораулар куйган иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot