news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАТАР 4.0 бәйгесе нәтиҗәсендә Татар Википедиясендә айлык язучылар саны өчләтә арткан

Җиңүчеләрнең өчесе 20 мең сумлык, унысы 10 мең сумлык сертификатка ия булачак.

ТАТАР 4.0 бәйгесе нәтиҗәсендә Татар Википедиясендә айлык язучылар саны өчләтә арткан
Султан Исхаков

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татар Википедиясендә яңа мәкаләләр булдыру буенча ТАТАР 4.0 бәйгесе нәтиҗәсендә Татар Википедиясендә айлык язучылар саны өчләтә күбәйгән. Бүген бу хакта “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә багышланган матбугат конференциясендә Татарча Википедия вәкиле Тимерхан Шәйхетдинов хәбәр итте.

“Татар Википедиясендә ай саен якынча 70-80 кеше яза. Татар Википедиясендә яңа мәкаләләр булдыру буенча ТАТАР 4.0 бәйгесе нәтиҗәләре буенча шул сан өчләтә күбәйде”, - диде Тимерхан Шәйхетдинов.

Ул ТАТАР 4.0 бәйгесенең исемен замана вазгыяте белән бәйләде. “Соңгы ярты елда Татар Википедиясе хакында җәмгыятьтә билгеле бер дулкын барлыкка килде. Шул сәбәпле, Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән уртак чара – ТАТАР 4.0 бәйгесен оештырыды. Без бүген дүртенче сәнәгать инкыйлабы чорында яшибез, шуңа күрә 4.0”, - диде ул.

Татарча Википедия вәкиле шундый чорның төп берәмлеге дип мәгълүматны атады. “Кемдә мәгълүмат бар, кем мәгълүмат җыя һәм кем үзен мәгълүмат иясе дип саный, шул көчле. Википедия – хәзерге вакытта иң күләмле, ирекле, татар телле онлайн энциклопедия. ТАТАР 4.0 бәйгесенең төп максаты – татар телле җәмгыятьнең игътибарын онлайн энциклопедияне үстерүгә җәлеп итү”, - диде ул.

“Беренче номинация – Татарстанның истәлекле урыннары турында, икенче номинация – мәшһүр татар дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре турында, өченче номинация – Татарстан һәм татарлар тарихыннан вакыйгалар турында мәкаләләр һәм дүртенчесе – “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә ел саен катнашучы мәктәпләр өчен “Иң яхшы мәктәп командасы” номинациясе”, - диде Тимерхан Шәйхетдинов.

Бәйге 21 февральдә старт алган, мәкаләләр 15 апрельгә кадәр кабул ителгән. “Иң яхшы мәктәп командасы” номинациясендә иң күп балл җыйган 10 мәктәп бүләкләнәчәк. Беренче өч номинациядә һәр җиңүче 20 мең сумлык сертификат белән, дүртенче номинациядәге 10 җиңүче 10 мең сумлык сертификат белән бүләкләнәчәк”, - диде Тимерхан Шәйхетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100