Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Дәүләт Советына юлламасында терлекчелек өлкәсендә бурычлар билгеләде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикада терлекчелек продукциясен җитештерү буенча лидерлык позицияләрен ныгыту мөһим.
«Сөт буенча 2 млн тоннага, ит буенча 550 мең тоннага чыгу бурычы тора», - диде ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасында.
Рөстәм Миңнеханов алдынгыларга рәхмәтен җиткерде. Кукмара хезмәтчәннәрен аерып узды. «Кукмара авыл хезмәтчәннәре тарихта беренче тапкыр тәүлегенә 400 тонна тулай сөт савымы күрсәткечен узып китте», - диде. Ул, шулай ук, Әтнә, балтач, Саба районнары тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савуын искәртте.
«Бу республикада сөт җитештерүчәнлегендә югары генетик куәтлелеге булган терлек көтүлеге булдырырга мөмкинлек бирде», - дип белдерде Президент.
«Терлекчелек өлкәсендә заманча технологияләр кертеп, фермаларны яңарту, терлек азыгы үзәкләре төзелеше эшен дәвам иттерү кирәк. Терлек азыгы үзәкләре һәр районда булырга тиеш. Бүгенге көндә 18 муниципаль районда 35 терлек азыгы үзәге файдалануга тапшырылган», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Кукмара, Саба, Әтнә, Мамадыш, Балтач, Теләче, Тәтеш районнарында агрофирмаларны һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сыйфатлы азык белән тәэмин итү буенча эш дөрес оештырылганын билгеләп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз