Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татагропромбанк кертемнәрдән акча алуга чикләү кертте
Бу физик затларның банк кертемнәре килешүләрен вакытыннан алда гамәлдән чыгаруга гаризалар бирүе ешаюы белән бәйле.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). “Татагропромбанк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять килешүне вакытыннан алда өзгәндә акча салдыруга чикләү кертте. Бу физик затларның банк кертемнәре килешүләрен вакытыннан алда гамәлдән чыгаруга гаризалар бирү саны кискен артуга бәйләп аңлатыла. Шул хактагы мәгълүмат әлеге кредит оешмасының рәсми сайтында дөнья күрде.
Чикләүләр кертелү очраклары түбәндәгечә:
- кертемне вакытыннан алда таләп иткәндә алдан бирелгән мөрәҗәгать-гаризасы буенча бер физик затка - банк хисабына ия булган кешегә тәүлегенә 10 мең сумнан артмый;
- кертем гамәлдә булган вакыт чыкканнан соң акча салдырганда физик затка алдан бирелгән гаризасы буенча – 50 мең сумга кадәр лимит;
- агымдагы банк счетыннан акча алганда, үзталәп буенча кертем акчасын салдырганда банк счеты булган бер физик затка – алдан бирелгән мөрәҗәгать-гариза буенча тәүлегенә 10 мең сумга кадәр.
Татагропромбанк вәкилләре клиентларга физик затларның кертемнәре дәүләтнең 1 млн 400 мең сум күләмендә гарантияле иминиятләштерүе гамәлдә булуын искәртә. Кертелгән чикләүләрне “Татфондбанк” гавами акцмонерлык җәмгыятенең каршылыклы мәсьәләләре хәл ителгәч гамәлдән чыгару күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз