news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татагропромбанк» кертемчеләренә иминият акчалары 15 ноябрьдән түләнә башлый

Хәзерге вакытта «Татагропромбанк» реестрына 124 кредиторның таләбе кертелгән.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Бөлгенлеккә төшкән «Татагропромбанк» клиентларына 15 ноябрьдән иминият акчаларын түли башлаячаклар, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы хәбәренә сылтама белән.

Агентлыктан хәбәр итүләренчә, агымдагы елның 2 ноябреннән 124 кредитор кертемчеләр реестрына кертелгән, кредит оешмасының аларга 1,7 миллиард сум күләмендә бурычы бар.

Шунысын да искәртик: 2017 елның маенда Татарстан Арбитраж суды «Татагропромбанк»ны банкрот дип тапты һәм 1 елга конкурс производствосы ачты. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы оешманың конкурс идарәчесе итеп билгеләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot