news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татагроэкспо» авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә 200ләп компания продукциясен тәкъдим итә

Күргәзмә экспозициясендә төп урынны агросәнәгать комплексының барлык тармаклары өчен авыл хуҗалыгы техникасы алып тора.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «ТатАгроЭкспо» IV махсус авыл хуҗалыгы күргәзмәсе ачылды. Ике көнлек күргәзмәдә бөтен Россиядән 200дән артык компания үз продукциясен, нәтиҗәле игенчелек һәм терлекчелек өчен технологияләрен тәкъдим итә.

Күргәзмә экспозициясендә төп урынны агросәнәгать комплексының барлык тармаклары өчен авыл хуҗалыгы техникасы алып тора. Биредә туфрак эшкәртү техникасын, чәчкечләр, минераль һәм органик ашлама сиптергечләр, ашлык һәм терлек азыгы уру комбайннарын күрергә була. Шулай ук, 70 компаниядән уңыш саклау һәм күчерү өчен төрле чаралар белән танышу мөмкинлеге бар.

Смартфон экраннарыннан ферма белән идарә итәргә мөмкинлек биргән «Цифрлы ферма» эшләнмәсе игътибарга лаек. Күргәзмәдә, шулай ук, сыерлар тоягын эшкәртү өчен гидравлик станоклар, мөгезле эре терлек өчен матрас системасы, ясалма орлыкландыру өчен җайланмаларны күрергә була.

Ашламалар, үсемлекләрне саклау чаралары, орлыклар һәм үсентеләр базары лидерлары үз продукциясенең яңа ассортиментын тәкъдим итә.

Кече хуҗалык формалары бүлегендә Татарстанда җитештерелгән ит, сөт, май, икмәк продукциясен сатып алып була.

Күргәзмә кысаларында эшлекле программа каралган. Бүген биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100