news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

TAT CULT LAB / музыка арт-лабораториясе җиңүчеләре Таллинга яңа музыка фестиваленә барачак

Оештыручылар җиңүче төркемнең музыкаль альбомын да әзерләп чыгарачак.

TAT CULT LAB / музыка арт-лабораториясе җиңүчеләре Таллинга яңа музыка фестиваленә барачак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). TAT CULT LAB / музыка арт-лабораториясендә җиңгән төркем TALLINN MUSIC WEEK халыкара фестиваль-конференциясенә барачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә арт-лабораториянең идея авторы һәм төп оештыручыларның берсе Ильяс Гафаров хәбәр итте.

Яңа музыка белән шөгыльләнүчеләр өчен дәрәҗәле булган бу чара Эстония башкаласы Таллин шәһәрендә үтә.

  • 15 – 25 декабрь көннәрендә Казанда TAT CULT LAB / музыка арт-лабораториясе үтте. Лабораториянең темасы – заманча мегаполисның яңа татар музыкасы. Оештыручылар җиңүче төркемнең музыкаль альбомын да әзерләп чыгарачак.

TAT CULT LAB / музыка арт-лабораториясенә катнашучылар биш төркемгә берләшеп, кураторлар белән берлектә треклар иҗат иттеләр. Командаларның кураторлары - Валерий Коротков, Илназ Тарханов, Ильяс Гафаров, Митя Бурмистров һәм Юрий Федоров.

Хәзерге вакытта төркемнәр өчен онлайн тавыш бирергә мөмкин. Ул 30 гыйнварга кадәр барачак. Төркемнәрнең иҗат эшен лаборатория экспертлары да бәяләчәк. Нәтиҗәләр ясаганда тыңлаучылар биргән тавышлар саны да исәпкә алыначак.

Ильяс Гафаров TAT CULT LAB / музыка арт-лабораториясенең алга таба дәвам итү мөмкинлеге турында төгәл әйтә алмады, бары тик алга таба оештыру өчен тырышачакларын әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100