Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Tat Cult Lab/Музыка 2021 музыкаль лабораториясенә гаризалар кабул ителә башлады
Лаборатория барышында музыкантлар, шагыйрьләр, җыр авторлары катнаша. Алар белгечләр ярдәмендә татар телендә яңа җырлар яздырачак һәм башкарачак.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Милли Китапханәсе мәйданында 13 ноябрьдән 17 декабрьгә кадәр Tat Cult Lab/Music 2021 музыкаль лабораториясе узачак.
«Традицион рәвештә, лабораториядә музыкантлар, шагыйрьләр, тавыш чыгаручылар, вокалистлар, җыр авторлары катнашачак, алар белгечләр ярдәмендә татар телендә яңа җырлар язачак, яздырачак һәм башкарачак. Кайбер репетицияләр тамашачылар өчен ачык форматта оештырыла», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә лабораториянең оештыручысы Рәдиф Кашапов.
Аның әйтүенчә, лабораториядә журналистлар, музыка, тавыш белгечләренең лекцияләре узачак. «Алар арасында: студия мониторлары җитештерүчесе Алексей Нефедов, композиторлар — Луиза Батыр-Болгари, Эльмир Низамов, татар музыкасы һәм этномузыкология бүлеге мөдире Лилия Сәрвәрова һ.б», — диде ул.
Лабораториядә теләсә кем катнаша ала, моның өчен 5 ноябрь сәгать 12.00гә кадәр шушы сылтама буенча гариза тутырырга кирәк. «Бөтен этаплар дәвамында кураторлар катнашучыларны сайлап, аларга бәя биреп, ярдәм күрсәтерләр», — ди оештыручылар.
- Лаборатория кураторлары: Main In Main музыкаль элемтә агентлыгына нигез салучы Андриеш Гандрабур, музыкаль журналист Кристина Сарханянц, «Светлая Музыка» компаниясенең генераль директоры Илья Бортнюк.
«Лабораториядә журналист, „Джазист“ проекты мөхәррире Наталья Югринованың „Ситар һәм автотюн ярдәмендә: яңа көнчыгыш музыкасы ничек туа“ лекциясе узачак. Лаборатория отчет концерты белән тәмамланачак, яңа композицияләр җыентыгы барлык санлы корылмаларда 2021 елның декабрь урталарында пәйда булачак», — диде Рәдиф Кашапов.
Беренче тапкыр Tat Cult Lab/Музыка 2018 нче елда үткәрелде һәм «Соль» клубында концерт белән тәмамланды. 2019 елда музыкантлар Камал театрының зур сәхнәсендә яңа җырлар башкарды.
Оештыручы контактлары: Ильяс Гафаров +7 903 305-34-83; Рәдиф Кашапов +7 937 626-79-61, e-mail: studio@yummymusic.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз