news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

TAT CULT FEST «Сүз һәм образ» шрифт дизайны воркшобына гаризалар кабул итә башлады

Воркшоп кураторы — нәшриятче, куратор, публицист, «Шрифт» журналы һәм нәшрияте мөхәррире Рөстәм Габбасов.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). «Сүз һәм образ» шрифт дизайны воркшобына гаризалар кабул итү башланды. Чара 28-29 август көннәрендә Татарстан Милли китапханәсендә Tat Cult Fest Халыкара татар мәдәнияте фестивале кысаларында узачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, воркшоп катнашучылары TAT CULT FEST’ның башка бер махсус проекты кысаларында санак программасы ярдәмендә әзерләнгән татар неологизмнарына дизайн ясаячак. Воркшоп алдыннан «Шрифт» нәшрияте китапларына һәм аларны чыгаруга багышланган «Процесс буларак китап» дигән лекция уздырылачак.

Нәтиҗәдә, сүзләр һәм сурәтләр нигезендә, воркшоп кураторы тарафыннан җентекләп шәрехләнгән күргәзмә оештырылачак.

Воркшоп кураторы — нәшриятче, куратор, публицист, «Шрифт» журналы һәм нәшрияте мөхәррире Рөстәм Габбасов.

Воркшоп оффлайн форматта узачак. Катнашу өчен 2021 елның 19 августына кадәр гариза тутыру сорала. Катнашу бушлай.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot