news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

TAT CULT FEST милли программа тәкъдим итәчәк

Казан Кирмәнендә 30 августта TAT CULT FEST узачак.

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). 30 август көнне Казан Кирмәнендә TAT CULT FEST узачак. TAT CULT FEST кунакларга музыка, кино һәм заманча сәнгать дөньясыннан үзенчәлекле милли программа тәкъдим итәчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Әлеге фестивальгә дөньяның 20 шәһәреннән килгән татар сәхнәсенең 30 иң көчле төркеменнән чыгышлар булачак. Алар рок, фьюжн һәм электрон стилендә.

Яшь татар рәссамнарының инсталяцияләре, интерактив арт-объектлары һәм махсус проектлары Казан Кирмәнен заманча сәнгать территориясенә әверелдерәчәк. Фестивальнең арт-программасы берничә тематик зонадан — театраль сәхнә, әдәби һәм локаль режиссерларының киноларын күрсәтү мәйданчыкларыннан торачак.

TAT CULT FEST — ул бөтен гаилә өчен шәһәр фестивале: монда балалар һәм олыларга күңел ачу программалары, дизайн-маркет, ял итү зонасы, традицион татар аш-суы белән аның гастрономик вариацияләре каралган.

Оештыручылар: Yummy Music, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Казан шәһәр берләшмәләре.

Фестивальгә керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100