news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"TAT CULT FEST" фестивалендә дөньяның иң яхшы 30 татар башкаручысы чыгыш ясаячак

"TAT CULT FEST" — ул өч көнлек мультиформатлы TAT CULT арт-программасының бер өлеше.

(Казан, 22 август, "Татар-информ"). Казан Кремлендә узачак "TAT CULT FEST " фестивалендә дөньяның иң яхшы 30 татар башкаручысы чыгыш ясаячак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. 
 
30 август көнне үткәреләчәк фестивальгә килүчеләр Zulya Kamalova and The Children of the Underground (Австралия), Энвер Измайлов (Кырым), "Super Tatar" (Финляндия-Германия), Aygyul (Австрия), АИГЕЛ (Санкт-Петербург), Ислам Сатыров (Ставрополь крае) һәм башка артислар чыгышын тамаша кылу мөмкинлегенә ия була. 
 
Казан Кирмәне заманча шәһәр мәдәниятенең үзәгенә әвереләчәк, дип вәгъдә итә оештыручылар. Төрле локацияләрдә Казан режиссерлары һәм артистларының кинолары һәм театраль чыгышлары, яшь рәссамнарның интерактив арт-объектлары һәм махсус проектлары күрсәтеләчәк. Моннан тыш фудкорт, балалар мәйданчыгы, ял итү зонасы, әдәби ишегалды, лекторий, күргәзмә зоналары оештырылачак — активистлар яшь үзенчәлегеннән һәм заманча татар мәдәнияте белән төрле дәрәҗәдә таныш булудан чыгып әзерләнә. 
 
 
"TAT CULT FEST" — ул өч көнлек мультиформатлы TAT CULT арт-программасының бер өлеше булып тора һәм белем бирү сессияләреннән, татар шәһәр мәдәнияте фестиваленнән һәм элеккеге туку фабрикасындагы афтепатидан гыйбарәт: 29 августта заманча сәнгать һәм урбанистика белгечләреннән лекция һәм остаханәләр үткәреләчәк. 30 августта "TAT CULT FEST" Казан Кирмәнендәге татар мәдәнияте һәм сәнгате фестивале булачак. 31 августта Россиянең алдынгы ГОСТ Звук электрон лейблының "Прометей" Үзәге катнашындагы шоукейсын уздыру планлаштырыла. Үткәрелү урыны соңрак хәбәр ителәчәк. 
 
Фестиваль "Yummy Music", Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Казанның башка шәһәр берләшмәләре тарафыннан оештырыла. 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100