news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

TAT CULT FEST фестивалендә дөньякүләм танылган музыкантлар чыгышы башланды

Рок төркемнəр, үз репертуарыннан тыш, татар халык җырларының яңартылган вариантларын да тəкъдим итәләр.

(Казан, 30 август, "Татар-информ, Зилə Мөбəрəкшина). Бүген Казан Кремлендә TAT CULT FEST шәһәр татар мәдәнияте һәм сәнгате фестивале башланды. Фестиваль кысаларында, рок-сəхнəдə һəм фьюжн-сəхнəдə дөнья күлəмендə танылган музыкантлар чыгыш ясый. Фестивальне "Татар-информ" агентлыгы хəбəрчесе дə күзəтə.

Фьюжн-сəхнəдə Baradj, AZAT Sound System, Jazz'Elle, Juna төркемнəре, рок-сəхнəдə исə Карт Аяк, Super Tatar рок төркемнəре чыгыш ясады.

"Бу җырны мин 30 ел элек иң беренче булып башкарган идем.  Госман Садə сүзлəренə Резеда Əхиярова көй иҗат иткəн "Əссəламегалəйкем" җырын башкарасым килə", - диде Германиядəн кайткан Муса Маликов. Ул җырны Super Tatar төркеме белəн берлектə башкарды.

Шунысы да мөһим: рок төркемнəр үзлəренең репертуарыннан тыш, татар халык җырларының яңартылган вариантларын да тəкъдим иттелəр.

Алга таба сəхнəдə Ак Бүре, Gauga, Burelər, Shurale, Yummy Music Band, АИГЕЛ, Zarina and The CheekLaWeek, Zulya and The Children of the Underground төркемнəренең, Рəдиф Кашапов, Ислам Сатыров, Əнвəр Сатыровның чыгыш ясаулары көтелə.

  • TAT CULT FEST фестивале сәгать 12:00дә башланып, 24:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Ул Казан Кремленең 4 сәхнәсендә һәм 13 урынында үтәчәк. Чара Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья Татар яшьлəре форумы һəм Казанның башка шəһəр берлəшмəлəре ярдәме белән уздырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100