Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Tat Cult Fest фестивале быел Татарстан Милли китапханәсендә була
Яңа татар мәдәнияте фестивалендә Алинә Шәрипҗанова белән Yummy Music Band төркеме, беренче татар рок-музыканты Дәниз Бәдретдин әйдәгән KGB төркеме һ.б. чыгыш ясаячак.
Бишенче яңа татар мәдәнияте Tat Cult Fest фестивале 30 августта Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тирәсендә һәм эчендә узачак. Керү — бушлай. Фестиваль – 12.00 сәгатьтә, төп вакыйга сәгать 15.00 сәгатьтә башлана.
«Быел фестиваль урынын алмаштыра. Казан Кирмәне белән дүрт еллык хезмәттәшлектән соң, Tat Cult Fest шәһәрнең иң популяр иҗтимагый урынын сайлый. Оештыручылар, Yummy Musiс лейблы һәм creeptone media продюсерлык компаниясе, һәм китапханә арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашты», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га Tat Cult Fest оештыручылары.
Китапханә алдындагы зур сәхнәдә Казанның рок-музыкантлары – Gauga төркеме, яңа вокалистлары Алинә Шәрипҗанова белән Yummy Music Band төркеме, синтипоп-квартет «Оммаж», Чаллы металистлары «Ак Бүре» төркеме, беренче татар рок-музыканты Дәниз Бәдретдин әйдәгән KGB төркеме, бурят этно-фьюжены вәкилләре Namgar төркеме һәм башкорт поп-фрешмены Тимур Ямалов чыгыш ясаячак.
360 градус форматында оештырылган кече сәхнәгә рэперлар Усал һәм K-Ru, яңа альбом әзерләүче Juna инди-фолк-төркеме, перкуссионистлар ансамблен чакырган qaynar лабораториясе, фестиваль өчен акустик программа әзерләгән Болгар металлының адептлары Baradj, сабр-попка нигез салучы noor дуэты, калмык этно-электропанк Hagrin төркеме, тамак белән җырлау остасы Радик Тюлюша җитәкчелегендәге тува-мәскәүлеләр «Чалама» триосы һәм Tat Kid Lab балалар җыры лабораториясе чыгачак.
«Музыкадан тыш, китапханәнең эчендә балалар һәм ата-аналар өчен мәйданчык, Татарстан режиссерларының фильмнарын күрсәтү, пластик перформанс, китап ярминкәсе эшләячәк. Алты рәссам Tat Cult Fest өчен Казан тарихы, символлары һәм легендаларына нигезләнгән мультимедияле инсталляция әзерли. Китапханәнең бинасы маппинг-шоу өчен киндергә әвереләчәк», - диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз