Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ташулар агар чаклар... Көчле су басулар була калса, Татарстан әзерме?
Быел Татарстанда кар байлыгы бихисап, кыш буе явып кинәндерде. Кар күплеге, бер караганда, уҗымнар өчен әйбәт булса да, язгы ташу көчле булыр дигән хафа тууга бер сәбәп тә ул. Татарстанның Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча комиссия утырышында язгы ташуга әзерлек турында сөйләштеләр.
Боз кузгалгач, елгалар ярларыннан ташып ага башласа, юллар, күперләр дә юыла, йортларны су басу куркынычы да зур. «Явым-төшем климатик күрсәткечләрне узып киткәнлектән, Татарстанда 13 меңнән артык кеше су басу зонасында калырга мөмкин», – диде утырышны алып барган ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин.
«Быелгы ташу буенча фаразлар хәвефле. Узган елларда язгы ташуга анализ гидротехник корылмаларның торышы, яр буйларын ныгыту, су төпләрен тирәнәйтү, елга юлларын чистарту белән бәйле проблемалы мәсьәләләрне күрсәтте. Язгы ташу көчле булса, республиканың 39 муниципаль берәмлегендә 218 торак пунктка, 13 409 кеше яши торган 5700 торак йортка, 55 автомобиль юллары участокларына, 28 машина күперенә су басу куркынычы яный. Әгәр фаразлар чынга ашса, муниципаль районнарга югары дәрәҗәдәге әзерлек режимына күчәргә, ә су баса башласа, кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимына күчәргә кирәк», – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Язгы ташуның иң көчле чоры апрельның беренче ункөнлегендә көтелә
Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сүзләренчә, язгы ташуның иң көчле чоры апрельның беренче ункөнлегендә көтелә. Ә март азагына кадәр һава торышы хәзергәчә көндез җылы булып та, төнлә нульдән минус булып торса, боз әле кузгалмаячак, ди белгечләр.
20 апрельдән 25 апрельгә кадәр Куйбышев сусаклагычының боздан арчылуы көтелә. Су күләме алдагы елларның уртача күрсәткеченнән 20-80 сантиметрга югарырак булуы фаразлана. Кубня, Карла, Кече Чирмешән, Берсут елгаларында су күп булу куркынычы зур.
Сергей Захаров әйтүенчә, хәзер Татарстанда иң күп кар Яшел Үзән, Арча, Питрәч, Балтач районнарында һәм Казанда. 15 мартка булган мәгълүматларга караганда, анда кар күләме нормадан 233 процент күләмендә, ә кар катламы биеклеге урыны белән 70 процент тәшкил итә. Татарстан буенча тулаем алганда, кар күләме нормадан 161 процент дәрәҗәсендә.
Сергей Захаров сүзләренчә, су запасы күп булганга, Лаеш районында үсемлекләрнең тирән кар катламы астында үлүе кебек куркыныч күренеш күзәтелә. Иделнең көнбатышына таба да кар запаслары күп. «Бу Кайбыч һәм Буа районнары, аннары Тәтеш. Шуңа күрә Авыл хуҗалыгы министрлыгының игътибарын юнәлтер идем», – диде ул.
Быел туфракның дымлылыгы 99 процент, ә туң катламы әллә ни тирән түгел – нормадан 12 проценттан 43 процентка кадәр. Сулыкларда боз катламы зур түгел, димәк, боз туктап торганда тоткарлыклар ихтималлыгы зур түгел, дип әйтте Захаров.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Боз тыгылуга каршы көрәштә иң нәтиҗәле һәм арзан чараларның берсе – боз яру һәм каралту»
ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Николай Суржко язгы ташуга әзерлеккә җәен һәм көзен үк 513 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелгәнен әйтте. Бу акчага гидротехник корылмалар төзекләндерелгән, сулыклар чистартылган, суүткәргеч торбалар ремонтланган.
Көннәр җылы тора, кайбер торак пунктларда проблемалар да туа башлаган. Су керү турында хәбәрләр көн саен килеп тора икән. Су басарга мөмкин булган 20 районда 25 торак пункт халыкка ашыгыч рәвештә хәбәр җиткерү зоналары чикләренә кертелгән. Рискларны киметү өчен, кече елгаларда боз кузгалганда тыгылу, тоткарлыкларны бетерү буенча чаралар күреләчәк.
«Боз тыгылуга каршы көрәштә иң нәтиҗәле һәм арзан чараларның берсе – боз яру һәм каралту. Бу эшләр күперләр тирәсендә булган куркынычны киметә. Республиканың 20 районындагы сулыкларда боз тыгылу куркынычы булган 46 участок бар. Анда боз каралту һәм кисү эшләре башкарыла», – диде Николай Суржко.
7 районда ике километрдан артык 11 участокта боз каралту эшләре үткәрелгән, ә боз әле бер генә куркыныч участокта киселгән – тиешле эшнең нибары 6,5 проценты. Министр урынбасары бу гына җитмәвен ассызыклады.
«Боз шартлату эшләре елгалар ачыла башлаганда, оператив вазгыятьтән чыгып үткәреләчәк. 8 район 17 торак пункт кырыендагы 10 сулыкны күздә тотып, шартлату эшләренә заявка биргән», – диде Николай Суржко.
Ул, шулай ук, яр буйларын ныгыту да бик мөһим булуын билгеләп узды.

115 буа ерылса, автомобиль юлларында кайбер участокларда су юып алып китү куркынычы бар
Утырышта автомобиль юллары турында да сүз барды. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ташу аркасында зыян күрергә мөмкин булган юл участокларын, күперләрне билгеләгән. Хәзер авария-төзекләндерү эшләре өчен материаллар һәм авыр техника хәстәрләнә.
Фото: © «Татар-информ»
«Бүген федераль әһәмияткә ия машина юлларында язгы ташуга әзерләнгән 168 күпер корылмасы бар. 1076 суүткәргеч торбадан 660ы кардан чистартылган. «Главтатдортранс» балансында 1087 күпер кичүенең 1058е язгы ташуга әзерләнгән», – диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Рәнис Фәйзуллин.
Ул 34 муниципаль берәмлектә 115 буа ерылса, автомобиль юллары юылу ихтималлыгы булуын әйтте. «Су юып ашау очраклары булмасын өчен, буаларны тикшереп, ташу вакытында суны вакытында агызу эшләрен башкарырга кирәк. Су артык күтәрелсә, башкарма комитетларның Транспорт министрлыгының диспетчерлык хезмәтенә тиешле мәгълүмат юллавын сорыйм», – диде Рәнис Фәйзуллин.
Су өслегенә якын торган тәбәнәк күперләр дә шөбһә тудыра. Буа районында шундый ике күпер буенча курку бар. Анда көн саен боз калынлыгын үлчәп торалар, ташу ага башлагач, хәрәкәтне ябып торачаклар.
Ташу вакытында көнкүрешне тәэмин итү объектлары өзлексез эшләсен өчен авария бригадалары булдырылган. Су басулар булмасын өчен, ливневкаларны, канализация коеларын, дренаж каналларын кардан, боздан арындыралар. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сөйләде.
Казанда исә, Борисоглебское, Коры елга, Савиново, Кызыл Тау, Җиләк бистәсе, Салмачи, Первомайский, Мирный, Царицыно, Карьер, Әки, Кече Клыки, Колсәет, Вознесенское, Константиновка, Самосырово бистәләре су басу зонасына эләгергә мөмкин. Бу мәгълүматларны Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров китерде.
Фото: © «Татар-информ»
12,6 кв метр мәйданда су басу ихтималы бар, бу зоналарга 386 йорт эләгә, аларда 1223 кеше яши. «Вазгыять катлауланса, халыкны эвакуацияләү кирәк булса, шәһәрнең һәр районында вакытлыча урнаштыру һәм тукландыру пунктлары каралган. Шундый 22 пункт 5 меңгә якын кешене кабул итәргә әзер», – диде ул.
Белгечләр әйтүенчә, апрель һәм майда да һава температурасы соңгы еллардагы уртача күрсәткечтән югарырак булуы фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз