news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның элеккеге җирле сәнәгать министры Юрий Демидов вафат булган

ТАССРның элеккеге җирле сәнәгать министры Юрий Демидов вафат булган
Фото: Югары Ослан районы администрациясе матбугат хезмәте

ТАССРның элеккеге җирле сәнәгать министры Юрий Демидов авырудан соң вафат булган. Аңа 85 яшь иде.

Мәрхүм белән иртәгә, 19 гыйнварда, 9.00 сәгатьтә Казан шәһәренең 7нче хастаханәсендә, ә 11.00 сәгатьтә Лаеш районы Урта Девятово авылында хушлашалар.

Юрий Демидов 1938 елның 27 октябрендә Лаеш районы Урта Девятово авылында туа. 1965 елда Алабуга педагогика институтын тәмамлый. 1963-1968 елларда «Комбайн» һәми «Путь Ленина» колхозлары рәисе була. Анда ул булачак тормыш иптәше Ида Александровна белән таныша. Алар 1963 елда Лаеш районы Столбище авылында гаилә кора.

1968 елда Юрий Демидов КПСС Лаеш райкомының икенче секретаре итеп, 1970 елда Лаеш районы башкарма комитеты рәисе итеп билгеләнә.

1976 елда Юрий Демидов КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны гаилә Югары Ослан районына күченә, анда Юрий Демидов КПСС Югары Ослан райкомының беренче секретаре була. Бу урында 9 ел эшләгәннән соң, 1985 елда ТАССРның җирле сәнәгате министры була. Аннары лаеклы ялга чыкканчы “Татарместпром” ААҖ генераль директоры булып эшли.

Юрий Демидов “Атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре”, “Хезмәт ветераны” мактаулы исемнәренә ия булган һәм “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100