news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгына «Татарстан аһәңнәре» музыкаль-мәгърифәти порталы ачылачак

Алга таба әлеге портал белем бирү платформасы да булыр дип күздә тотыла.

ТАССРның 100 еллыгына «Татарстан аһәңнәре» музыкаль-мәгърифәти порталы ачылачак
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). ТАССРның 100 еллыгына «Век татарской музыки – Татарстан аһәңнәре» музыкаль-мәгърифәти порталы эшли башлаячак. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасында музыка сәнгате үсеше буенча үткәрелгән матбугат конференциясендә профессор Вадим Дулат-Алеев әйтте.

Вадим Дулат-Алеев бу проект “Татарстанның музыкаль паркы” дип тәкъдим итте. “Биредә классик, заманча, традицион, эстрада музыкасы да булачак. Татарстан музыкасына өлеш керткән шәхесләр дә урын алачак”, - дип порталга анонс бирде аның авторы.

Порталның мәгълүмати өлеше өч телдә – татарча, русча һәм инглизчә булачак. Ә нигездә бөтен материал татар һәм рус телләрендә булыр дип планлаштырыла.

Алга таба әлеге портал белем бирү платформасы да булыр дип күздә тотыла.

  • ТР Дәүләт Советында журналистларга Татарстан Республикасы музыка сәнгате үсеш концепциясе тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы концепция буенча эш башлады. Концепцияне ТР Мәдәният министрлыгы каршында оешкан эшче төркем әзерләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100