news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТАССРның 100 еллыгына сентябрьдә Татарстанда 1,5 меңнән артык чара планлаштырылган

Министрлык һәм ведомстволар 94 чара уздыруны ниятли.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Сентябрьдә ТАССРның 100 еллыгына 1574 чара уздыру ниятләнә, шул исәптән 1480е — Татарстан шәһәр-районнары, 94е — министрлык һәм ведомстволардан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында киңәшмәдә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов сөйләде.

Ул ТАССРның 100 еллыгына яңартылган мәдәният объектлары кулланышка тапшырылачагын әйтте. Капиталь ремонттан соң «Энергетик» мәдәният сарае ачылачак. Реконструкциядән соң Чаллы татар дәүләт драма театры эшли башлаячак. Ленар Хәкимҗанов әйтүенчә, театр язучы, драматург Аяз Гыйләҗев исемен йөртәчәк.

4-9 сентябрьдә онлайн режимда 16 нчы Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. 9 сентябрьдә «Милли костюм көне» бәйрәме кысаларында «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивален үткәрү ниятләнә. Муниципаль районнарда 25 мәдәният йорты ачылачак.

Яшьләр эшләре министрлыгы Татар яшьләре көннәрен, төрки яшьләрнең бишенче бөтенроссия форумын, «Созвездие-Йолдызлык» фестивален һәм башка чараларны үткәрәчәк.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 5 сентябрьдә «Бакча-2020» чарасын оештыра. Экология, Урман хуҗалыклары министрлыклары да берничә чара уздырырга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot