news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгына Санкт-Петербургта татар шәмаилләре күрсәтелде

Диннәр тарихы музеенда күргәзмәгә куелган 50дән артык шәмаилнең күпчелеген үз заманында Казан осталары ясаган булган.

ТАССРның 100 еллыгына Санкт-Петербургта татар шәмаилләре күрсәтелде
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). 13 февральдә Санкт-Петербургның Диннәр тарихы музеенда ТАССРның 100 еллыгына багышлап, татар шәмаилләре күргәзмәсе ачылды. Әлеге шәмаилләр музей фондында саклана, дип хәбәр итә Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге.

Күргәзмәдә барлыгы 50дән артык шәмаил тәкъдим ителде. Аларның күбесе Казан осталары тарафыннан ясалган. Иң борынгысы — 1849 елгы.

Күргәзмә ачылышында Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин да катнашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100