news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгына Казан тукталышларында тарихи фоторәсемнәр куелган

Өч телдәге стендлар Татарстан башкаласындагы 78 җәмәгать транспорты тукталышында урнаштырылган.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Екатерина Фадеева). Татарстан башкаласында “Иске Казан” проекты гамәлгә ашырылды. Ул халыкның шәһәр тарихына карата кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән һәм ТАССРның бер гасырлык юбилеен бәйрәм итүгә багышланган. Әлеге проект кысаларында тукталышларда тарихи рәсемнәр белән стендалр куелды. 

“Җәмәгать транспорты тукталышларында Казанның истәлекле урыннары һәм мәдәни мирас объектлары турында өч телдә — рус, татар һәм инглиз телләрендә белешмә бирелгән стендлар урнаштырылды”, - дип сөйләде проектның координаторы Кирилл Аленбах.

Шәһәрнең тарихи урыннарында мәгълүмати стендлар куелган. Мәсәлән, Иске Татар бистәсендә Богородицкий монастыре янында, Сөембикә манарасы, Спас манарасы, Себер трактында, шулай ук Савин авылында, Кәҗә бистәсе янындагы тукталышларда, Казанның дары заводында һәм башка мөһим урыннарда .

Шәһәр буенча барлыгы 78 стенд урнаштырылган. Аларны Казанның һәр районында күрергә мөмкин. Проект ачылышында Казан энергетика университеты каршына соңгы стендны урнаштыру онлайн күрсәтелде.

“Бу проект туризмны үстерү өчен мөһим, чөнки ул Казан халкының һәм кунакларының игътибарын шәһәр мәдәниятенә, аның үзенчәлекләренә һәм тарихына җәлеп итә. Аны иҗади яшьләр гамәлгә ашыруы бик яхшы, чөнки нәкъ менә алар туризмны үстерү драйверы булып тора”, - дип сөйләде Казанның Туризмны үстерү комитеты башлыгы Дарья Санникова.

Акцияне “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге оештыра. Проектның партнерлары - Татарстан архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм “Бердәм Россия” партиясенең Казан җирле бүлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100