news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгына Казан циркы милли программа әзерли

Моңарчы аренда мәйданы булган Казан циркы 2019 елда биш программа чыгарган.

ТАССРның 100 еллыгына Казан циркы милли программа әзерли
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТАССРның 100 еллыгына Казан циркы милли программа әзерли. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышында әйтте.

Ирада Әюпова моңарчы аренда мәйданы булган Казан циркының 2019 елда биш программа чыгаруын билгеләп үтте.

Татарстан мәдәният министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе Иннополиста уза. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Ипатов, Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100