news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгына "Казан" милли-мәдәни үзәге төзекләндерелеп тапшырылачак

"Казан" милли-мәдәни үзәге бинасына ТР Милли китапханәсе урнашачак.

ТАССРның 100 еллыгына "Казан" милли-мәдәни үзәге төзекләндерелеп тапшырылачак
Владимир Васильев/архив

(Казан, 12 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). ТАССРның 100 еллыгына "Казан" милли-мәдәни үзәге төзекләндерелеп тапшырылачак. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

Бүген журналистлар белән очрашуда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова матбугатта иң актуаль булган мәдәни темаларны шәрехләде.

"Казан" милли-мәдәни үзәге бинасына ТР Милли китапханәсе урнашачак.

Министр фикеренчә, китапханәнең дә мәдәни пространство булуын онытмаска кирәк. Димәк, "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасы мәдәни тормыштан читләштерелми.

Ирада Әюпова ТР Милли китапханәсе урнашкан Ушковлар йортының да Милли китапханә карамагында калуы турында сүз баруын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100