news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТАССРның 100 еллыгына багышлап яңа бизәлешле транспорт карталары чыгарыла

Яңа бизәлешле картларны апрельдә сатып алып булачак.

ТАССРның 100 еллыгына багышлап яңа бизәлешле транспорт карталары чыгарыла
kzn.ru

(Казан, 25 март, "Татар-информ"). Казанда яңа дизайнлы транспорт карталары чыгарачаклар. Түләү карталарын яңарту Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Карталарның дизайнын эшләү төгәлләнгән, аларны әзерләү эшләре башланган. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Карталар сатуда инде апрель урталарында барлыкка киләчәк. Транспорт карталарының гомуми тиражы 11 мең данә.

Былтыр «Транспорт картасы» акционерлык җәмгыяте «WorldSkills» стандартларының һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты символикасы төшерелгән карталар чыгарган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot