news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТАССРның 100 еллыгын «Татнефть-Арена» стадионында бәйрәм итәчәкләр

Оештыручылар биш мең кеше сыйдырышлы боз сараен төп мәйданчык буларак карый.

ТАССРның 100 еллыгын «Татнефть-Арена» стадионында бәйрәм итәчәкләр
архив tatarstan.ru

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). «Татнефть-Арена» стадионын ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан төп чаралар уздыру мәйданчыгы итәргә планлаштыралар. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

«ТАССР 100 еллыгы белән бәйле чараларны үткәрү өчен «Татнефть Арена» төп мәйданчыкларның берсе буларак карала», — диде Илсур Метшин.

Игорь Крутой командасы «Татнефть-Арена»да FINA су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасын тәкъдим итте. Өстәвенә, боз сараена 5 меңнән артык кеше сыя, диде Татарстан башкаласы мэры.

«Безгә кунакчыл булырга һәм атналык тур тәэмин итәргә кирәк булачак. Аншлаг булсын иде», — дип өстәде ул.


Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә тантаналы старт бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot