news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйге игълан ителде

Бер мәгълүмат чарасыннан бер мәкалә кабул ителә.

Татарстанда ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйге игълан ителде

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгы сайтында республика юбилеена багышланган журналист материалларына конкурс игълан ителә. Бу хакта ТАССРның 100 еллыгы сайтында хәбәр ителә.

Бер мәгълүмат чарасыннан бер мәкалә кабул ителә. Җиңүче ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнә.

«2020 ел Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителүгә, массакүләм мәгълүмат чараларында тантаналы чараларга, республика тарихында зур роль уйнаган әһәмиятле вакыйгаларга һәм күренекле шәхесләргә багышланган бик күп материаллар дөнья күрде. Без журналистларга сайт битләрендә үзләренең иң яхшы эшләрен урнаштырырга, ә укучыларга әлеге кызыклы тарихлар белән танышырга һәм иң ошаганнары өчен тавыш бирергә тәкъдим итәбез», диелә хәбәрдә.

Конкурска йомгак 2020 елның 25 декабрендә ясалачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot