news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан җыентык чыгаруга 1,8 млн сум акча тотылган

2 томлык җыентыкта архив документлары һәм фотоматериаллар урын алган.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан җыентык чыгаруга 1,8 млн сум акча тотылган
Александр Эшкинин

(Казан,”Татар-информ”, Фәридә Филатова). ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан  җыентыклар чыгаруга 1 млн.800 сум акча бүлеп бирелгән. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында әлеге китапларны тәкъдим итү уңаеннан  матбугат очрашуында архив эше буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова шулай дип белдерде.

Әлеге җыентык ике томнан тора. Аның берсе - тарих белән кызыксынучылар өчен. Ул архив документларына нигезләнә. Икенче том бүләк форматында эшләнгән - күбрәк фотоматериаллар һәм кызыклы документларны үз эченә алган.

“Җыентыкларга узган гасырның 17нче елына кадәрге тарих белән бәйле материаллар кертелде. Бу - ТАССРның 100 еллыгына багышланган проектларның берсе. Киләчәктә без республиканың 1920 елга кадәрге тарихын үз эченә алган тагын ике томлык чыгаруны күздә тотабыз”, - диде Ирада Әюпова.

Басмада моңарчы бер җирдә дә басылмаган документлар дөнья күргән. Архив материалларына нигезләнгән җыентык Россия мөселманнарының Петроградка, Дәүләт Думасы рәисе исеменә юлланган телеграммалары белән башланып китә. Мәсәлән, алар арасында Казан уезды Әтнә волосте мөселман руханилары исеменнән язылганы да бар. Указлы мулла Баязитов исеменнән 1917 елның 15нче мартында юлланган әлеге телеграммада яңа хөкүмәткә ирек өчен көрәштә ныклык күрсәтүе уңаеннан хөрмәт белдерелгән һәм волость мөселманнарының дәүләтне яңача төзүдә һәрьяклап ярдәмгә әзер икәнлеге әйтелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100