news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татмедиа»да журналистларны бүләкләделәр

59 журналистка истәлекле билге тапшырылды.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татмедиа»да журналистларны бүләкләделәр
Рамил Гали

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә 59 журналист истәлекле билге белән бүләкләнде. Медальләрне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды.

«Пандемия аркасында безнең очрашырга мөмкинлек булмады. Хәзер без хезмәттәшләребезгә рәхмәт әйтү өчен очраша алдык, чөнки бу ел вакыйгаларга бай булды. Коронавируска карамастан, вакыйгалар җитәрлек һәм күп нәрсәләр турында язарга, шулай ук республиканың 100 еллык тарихын искә төшерергә кирәк иде», — диде Айдар Сәлимгәрәев.

Аның сүзләренчә, һәр журналист мәдәни тормышка әһәмиятле һәм лаеклы өлеш керткән, иң яхшыларны сайлап алуы кыен булган.

«Бүләкне һәркемгә тапшырасы килде. Мин аңа һәркем лаеклы дип саныйм. Бүләкләнүчеләрне сайлап алу кыен булды, — дип өстәде Айдар Сәлимгәрәев.

59 бүләкләнүченең берсе — «Атна вакыйгалары» газетасының баш мөхәррире Аяз Исмәгыйлев булды.

Мин Татарстанны яратам. Мин монда тудым, үстем, яшим һәм һәрвакыт аның файдасына эшләргә тырыштым. Республиканың эшемне билгеләп үтүенә мин бик шат. Татарстанның алга таба да чәчәк атуын телим», — диде Аяз Исмәгыйлев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100