news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Фатыйма Ильскаяга багышланган күргәзмә оештырыла

Танылган театр артисткасының иҗаты һәм гомер юлы белән таныштыра торган күргәзмә Татарстан Милли музеенда ачылачак.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Фатыйма Ильскаяга багышланган күргәзмә оештырыла
ТР Милли музее

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Татарстан Милли музеенда 19 ноябрьдә театр һәм кино актрисасы, РСФСР һәм ТАССРның халык артисткасы Фатыйма Ильскаяга багышланган күргәзмә ачыла. Күргәзмә республика үсешенә зур өлеш керткән бөек ватандашларның музейда саклана торган шәхси әйберләрен тәкъдим итүче “ТАССРның 100 еллыгына – 100 исем” музей-белем бирү проекты кысаларында оештырыла, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

“Фатима Ильскаяның сүнмәс таланты” дип аталган күргәзмәдә Хуҗасәетова Фатыйма Салих кызының документлары һәм хатлар, актриса шигырьләре язылган дәфтәр, гаилә альбомы һәм спектакльләрдән күренешләрне сурәтләгән фотолар, шәхси әйберләре һәм сәхнә киемнәре урын алачак.

Фатыйма Ильcкая иҗат эшчәнлеген 1915 елда “Ширкәт" Оренбург татар драма труппасы составында башлый. 1916 елда Казанга килә һәм “Сәйяр” труппасына кушыла. 1921-1923 елларда Ташкенттагы татар театрында эшли. Гомеренең күп өлешен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә багышлый.

Фатыйма Ильская үзенең иҗаты белән татар театрында милли сәхнә сәнгатенә нигез салучыларның берсе булып санала. Озын иҗат эшчәнлеге дәверендә ул рус һәм татар спектакльләрендә генә түгел, шулай ук чит ил авторлары әсәрләрендәге рольләрен дә югары осталык белән башкара.

Аның рольләре – Дилбәр (“Җилкәнсезләр”, К.Тинчурин), Зөләйха (“Яшь гомер”, Г.Коләхметов), Фатыйма (“Тормыш җыры”, М.Әмир), Катерина (“Яшен”, Н.Островский), Татьяна, Софья (“Дошманнар”, “Соңгылар”, М.Горький). Ул Шекспир трагедияләрендә, Лопе де Вега, Бомарше комедияләрендә катнаша.

Иҗади эшчәнлеге өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100