news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгы әләменә Башкортстан үз билгесен беркетте

Әләм эстафетасын Уфаның «Нур» театрында кабул иттеләр.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Башкортстан билгесе ТАССРның 100 еллыгы әләмендә үз урынын алды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әләм эстафетасын Уфаның «Нур» театрында кабул иттеләр, биредә бәйрәм концерты да булды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

«Без сезне биредә сәламләвебезгә бик шат. Узган ел без БАССРның 100 еллыгын уздырдык, быел Татарстан Республикасы үзенең 100 еллыгын бәйрәм итә. Безнең арада җылы дустанә мөнәсәбәтләр тора», — диде Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, кунакларны сәламләп.

Шәйхразыев ТАССРның 100 еллыгы әләме тиздән Мәскәүгә барып җитәчәк, шуннан соң Татарстан Милли музеена куелачак, диде.

Бу чарада бүләкләр дә тапшырылды. Мәсәлән, Уфадагы Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге Hyundai H1 автомобиле, ә Төмәнәк татар тарихи-мәдәни үзәге Ford транзит микроавтобусы алды. Моннан тыш, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовны Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләделәр һәм аңа Габдулла Тукай рәсеме төшерелгән сәгать тапшырдылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100