news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгы флагы музейга тапшырылачак

Бүген Краснодар краенда Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре очрашты.

ТАССРның 100 еллыгы флагы музейга тапшырылачак
tatar-congress.org

(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Краснодар краена килеп җитте. Эстафета тәмамланганнан соң, флаг Татарстан Милли музеена тапшырыла. Бу турыда тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтте. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Ул милләттәшләребезне сәламләде. «Мин бүген безнең биредә булуыбызга, монда да, туган телебез, гореф-гадәтләребез, милли киемнәребез саклануына шат», - диде.

Васил Шәйхразыев Краснодар крае җирендә кунакчыл кабул иткәннәре өчен биредәге җитәкчелеккә зур рәхмәтен җиткерде. «Без татарлар кайда гына яшәсәк тә, дус-тату. ТАССРның 100 еллыгы безнең өчен мөһим вакыйга. Аны уздыру буенча планнарыбыз бик зур», — диде Милли Шура рәисе.

Эстафетага старт Бурятия республикасында бирелгән иде. Бүген юбилей флагына үз төбәкләренең символик билгеләрен Адыгей, Кырым, Дагыстан, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкесия, Төньяк Осетия республикалары, шулай ук Әстерхан, Волгоград, Ростов өлкәләре һәм Ставрополь краеннан килгән милләттәшләребез беркетте.

Тантана ахырында Милли Шура рәисе туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклауда зур өлеш кертүче милләттәшләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Алда торган мөһим вакыйгалар — Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, Бөтенроссия халык санын алу чараларында да сынатмаска, актив катнашырга чакырды.

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасына багышланган тантана бәйрәм концерты белән төгәлләнде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100