news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Оренбургка килеп җитте

Бүген Оренбург өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Оренбургка килеп җитте. Әлеге уңайдан оештырылган тантана Оренбург өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясенең 20 еллыгына туры килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Әлеге уңайдан шәһәрдә бәйрәм концерты оештырылачак, шуннан соң Оренбург өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясенең — 20 һәм өлкәдәге милли хәрәкәтнең 30 еллыгына багышланган чаралар узачак», — дип ачыклык керттеләр Бөтендөнья татар конгрессында.

Чаралар Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург Татар дәүләт драма театрында үтәчәк.

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Россиянең барлык федераль округларында да булырга тиеш. Ул 30 гыйнвар көнне Бурятия башкаласы — Улан-Удэ шәһәрендә старт алды. Байракка Себер һәм Ерак Көнчыгыш, шулай ук Россиянең үзәк өлешендәге кайбер төбәкләрнең эмблемалары беркетелгән инде.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасының Калининград өлкәсенә килеп җитүе хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100